Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бүген COVID-19дан 17нче үлем очрагы теркәлгән, зарарлануның 39 яңа очрагы расланган

18 яшькә кадәрге авыраучы балалар – 2, 70 яшьтән өлкәнрәкләр - 6. Иң күп авыраучылар 30 яшьтән 50 яшькә чаклылар – 12, аннары 60тан 70 яшькә кадәр – 8, 50дән 60 яшькә кадәр – 6, 18дән 30 яшькә кадәр – 5 кеше авырый. Авыру йоктыручылар арасында 21 кеше – Казанда, 7се-Яр Чаллыда яшәүчеләр. Аксубай, Әлмәт, Биектау, Лаеш районнарында – икешәр, Балтач, Зәй һәм Саба районнарында берәр кеше чирләгән. Нәтиҗәдә, 3 июльгә (үсеш буенча) Татарстанда 4673 COVID-19 очрагы теркәлгән. Барлык чор эчендә 3510 кеше савыккан, шул исәптән 38 е-узган тәүлектә. 1146 кеше дәвалана. Шуның белән бергә, Татарстанда COVID-19дан үлүнең 17 очрагы расланган. 25 июньдә 1951 елда туган Яр Чаллы кешесе үлгән. Июнь башында ул COVID-19 вирусы һәм хастаханәдән тыш пневмония китереп чыгарган коронавирус инфекциясенең уртача-авыр формасы белән 5нче шәһәр хастаханәсенә озатыла. Көчле миокард инфаркты һәм ишемия авыруы нәтиҗәләре булган. Үлем 2020 елның 25 июнендә була. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Бүген 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Барлык очраклар да контактта булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X