Татарстанда бүген COVID-19ның 32 яңа очрагы расланган, барысы да контактлы.
5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр-1, 18-30 – 4, 30дан 50гә кадәр – 12, 50-60 – 6, 60-70 – 7, 70тән 80гә кадәр- 0, 80-90 – 0, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.
Географиясе: Казанда – 16, Яр Чаллы, Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында – 3әр, Югары Ослан,
Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында – 1әр очрак.
Барлыгы 13 июльгә (арту буенча) Татарстанда 5029 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Барлык чорда 3906 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 30ы-узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев