Татарстанда битлек режимы 2022 елга кадәр озайтылды
Россиядә коронавирус аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды.
Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Алар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Моңа битлек режимы да керә», — диде Авдонина.
Ул, яз көне санитар-эпидемиологик вазгыять уңайланса, битлек режимын бетерүне карарга мөмкиннәр дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев