Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын клиник сынауга үзләре теләк белдереп язылучы кешеләрне сайлап алу башлана

Вакцина кайтарылган регионнарда клиник сынауларда барлыгы 3 мең кеше катнашачак, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Роспотребнадзорның «Вектор» фәнни үзәге тарафыннан ясалган «ЭпиВакКорона» вакцинасы Татарстан медицина оешмаларына теркәүдән соңгы клиник сынаулар үткәрү өчен кайтарылган. Безнең республикадан тыш, аны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Төмән һәм Калининград өлкәләре хастаханәләре алган, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, бу төбәкләрнең медицина учреждениеләре клиник сынауга үзләре теләк белдерүчеләрне туплый башлаган. Сайлап алуда 4 мең кеше катнашыр дип көтелә, сынауларга исә аларның 3 меңе генә сайлап алыначак. Анда 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X