Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибе расланды

Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлергә, кыска номерга хәбәр юлларга кирәк.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә. Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9).
Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килә. Аннары янәдән 2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.
Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.
Әгәр сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда, рөхсәт алырга кирәкми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X