Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда онлайн-режимда «Кызыл канәфер» акциясе башланды

    Значоклар сатудан кергән акчалар ел саен ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.


      Татарстанда ел саен уза торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе онлайн-режимда үткәрелә. Акция Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра,дип хәбәр итә “Татар-информ”.
    Акциянең максаты - «Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм» девизы белән онлайн-маркетплейс, ретейл-партнер һәм волонтерлык оешмалары аша истәлекле значокларны сату.
    Значокларны сатудан кергән акчалар ел саен ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләргә карамастан, фонд дарулар китерүдә, дәвалануда һәм реабилитацияләнүдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
    «Кызыл канәфер» значокларын гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн сатып алырга була. «Җиңү волонтерлары» һәм «көмеш» волонтерлар чикләүләр бетерелгәннән соң җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда значоклар таратачак.
    «Кызыл канәфер» значоклары ныклы металлдан ясалган. Аларны сатып алу өчен акция партнерларының тулы исемлеген гвоздика.рф проекты сайтында карарга була
    Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-05-2020/tatarstanda-onlayn-rezhimda-kyzyl-kan-fer-ist-lek-aktsiyase-bashlandy-5743952

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: