Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак

Быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү планлаштырыла.

Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән.
Бу акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.
Үткән елда федераль бюджеттан Татарстан урманнарын саклауга 121 миллион сум бүленгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган.
Әлеге проектның  максаты — урманнарны саклау һәм арттыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев