Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 40 очрагы расланган һәм 35 кеше савыккан
10 кеше хастаханәгә салынган, 30ы өйдә дәвалана.
18 яшькә кадәр авыраучы - 1, 30 яшьтән 50гә кадәр һәм 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 12шәр, 50дән 60ка кадәр - 6, 60тан 70кә кадәр - 4 һәм 70тән өлкәнрәкләр - 5.
Казанда - 22 очрак, Яр Чаллыда – 6, Питрәчтә - 3, Актаныш һәм Биектау районнарында – 2шәр, Арча, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында 1әр очрак.
25 июньгә (үсеш буенча) Татарстанда 4350 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Барлык чорда 3163 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 35е-узган тәүлектә. 1174 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев