Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда Яшьләр үзәкләре торгызылачак

Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.

Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов әйтте. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк.
Ул Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте. 
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә  баручы  утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.

архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев