Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның 427 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү бара

2020 елда программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр Татарстанның 430 ишегалдында башланды. Бу хакта «Татар-информ»га оештыручылар хәбәр итте.

«Татарстанның 427 ишегалдында төзелеш эшләре бара инде: иске җиһазларны сүтү, искесе урынына яңа асфальт җәю, тротуарлар булдыру һәм кече архитектура формаларын урнаштыру», — диелә хәбәрдә.

Быел программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндерү планлаштырылган. Аларның барысы да «Төзекләндерү картасы»на төшереләчәк. Карта белән dvor.tatar сайтында танышып була. Быел төзекләндереләчәк ишегалларының күп өлеше Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында урнашкан. Татарстанның 33 районында эшләр бара.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу 2014 елга кадәр төзелгән барлык күпфатирлы йортларының ян территорияләре, моңарчы аларга ишегалды территорияләрен ремонтлау программалары буенча ремонт ясалмаган.

Программада ишегалларын комплекслы төзекләндерү каралган. Аңа юлларны асфальтлау, шулай ук җәяүлеләр өчен булган тротуарларны төзү, яңаларын булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын ясау, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру керә.

Кичә казанлылар «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндерелгән беренче ишегалды буенча Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсия уздырдылар. Аны ремонтлау 11 млн. сумга төшкән. Әлеге акчага эшчеләр асфальтны алыштырган, 28 яңа парковка урыны оештырган, тротуарлар салган, балалар мәйданчыгы һәм яңа фонарьлар урнаштырган. Ишегалдында куаклар һәм яшь агачлар утыртылган һәм газон түшәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X