Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанның музыка мәктәпләре яңа җиһазлы булачак

    Быел республикада 14 белем бирү учреждениесенең, шул исәптән сәнгать мәктәпләре һәм көллиятләрнең матди базасы ныгытыла.

      «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, быел Татарстанда 14 белем бирү учреждениесе барлыгы 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
    Матди базаны ныгыту өчен дәүләттән ярдәм алачак 14 белем бирү учреждениесе арасында 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре, шулай ук Казанның музыка көллияте бар.Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.
    Узган ел Татарстанда илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган 63 пианино алынган. Моңа барлыгы 21 миллион 987 мең сум акча тотылган булган.
    Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/18-05-2020/tatarstanny-muzyka-m-kt-pl-re-ilk-l-m-proekt-buencha-ya-a-i-azlar-alachak-5743323

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: