Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татлы “җиңү тәме“

    Бу хәл 70 ел элек булган. Әтием Билалов Нуртдин Нуриәхмәт улы сугышта маршал Василий Чуйков командалык иткән 8 нче гвардия армиясе составындагы 170 нче танк бригадасында танкчы-радист вазыйфасын башкарган. Сугышчан батырлыклары өчен ул 4 төрле бүләккә: "Батырлык өчен", "Будапештны алган өчен", "Венаны алган өчен", "Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән өчен"...

    Бу хәл 70 ел элек булган. Әтием Билалов Нуртдин Нуриәхмәт улы сугышта маршал Василий Чуйков командалык иткән 8 нче гвардия армиясе составындагы 170 нче танк бригадасында танкчы-радист вазыйфасын башкарган.

    Сугышчан батырлыклары өчен ул 4 төрле бүләккә: "Батырлык өчен", "Будапештны алган өчен", "Венаны алган өчен", "Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән өчен" медальләренә лаек була.
    Танкчы-радист хезмәтеннән тыш, ул әле тәрҗемәче вазыйфасын да башкара: немецча камил сөйләшә белә, ул аңа Идел буенда урамдагы үсмер малайлар белән аралашып-дуслашып үскәндә өйрәнә.
    Сугышның соңгы көннәрендә әтиемнең хәрби часте Австриянең башкаласы - Венада урнаша. Җиңү көнендә подразделение командиры һәммәсен сугыш тәмамлану белән котлап, әтиемә бакалея лавкасыннан шнапс (немец аракысы) алырга куша. Әтием сүзләренә караганда, бакалея лавкасына кергәч, аның матур итеп тезелгән төрледән-төрле продуктларны күреп исләре китә. Әлбәттә, аның карашын ит ризыклары, аракы-шәраб түгел, ә татлы ризыклар җәлеп итә. Аларның төрлелегенә һәм күплегенә нык гаҗәпләнә. Ул шоколад түгел (кайчагында сирәк кенә коры паекта сахарин урынына аны биргәлиләр), ә эче желелы, шикәр комы сибелгән мендәрчек формасындагы гади карамель конфетларны сайлый. Кибет хуҗасы совет солдатының немец телендә ягымлы гына соравына гаҗәпләнеп: "Конфетмы соң? Бәлки герр-солдат башка нәрсә телидер?" - дип сорый. Җавап сатучыны тагы да ныграк гаҗәпләндерә. Сузылган немец маркасына кибет хуҗасы кәгазьдән зур кап ясап, өеп-өеп конфет тутырып бирә, әтиемнең исә шатлыгы эченә сыймый. Сатучыга рәхмәт әйтеп, ул кибеттән чыга һәм күтәренке күңел белән хәрби частькә кайта. Тик аңа якынлашкан саен шиге зурая бара. Часть бинасына кергәч тә, ул сүзсез генә шнапс урынына бер төргәк конфет суза. Башта бар да гаҗәпкә кала, аннан кемдер кычкырып көлә, кемдер канәгатьсезлеген белдерә. Әлбәттә, бу хәбәр частьтә тиз тарала. Кемдер поход кухнясыннан самавыр алып килә, бар да бергәләп конфет белән чәй эчәләр, биш ел дәвамында рядовойлар гына түгел, командирлар да аны тансыклаган булалар. Чәй эчәргә теләүчеләр үзләре белән 100 әр грамм эчемлек алып килсәләр дә, конфетлары тиз бетә. Ә бакалея лавкасы инде ябылган була һәм ул башка ачылмый да, шәһәрдә мародерлык очраклары ешая. Совет армиясеннән кала шәһәрдә союздаш гаскәрләр: американлылар, англичаннар да була. Әтием бер дә аларны мактап сөйләгәне булмады. Совет командирлары кырыс кагыйдәләр кертәләр: беренчесе - немец халкына карата лояль мөнәсәбәттә булырга, икенчесе - гади халык хисабына баерга маташу очрагын булдырмаска диелә, шундый очраклар сугыш чоры фәрманы белән каты җәзага тартыла. Ә менә союздаш гаскәрләр бик сайланып тормыйлар. Шәһәр эчендәге кибетләр бар да беравыкка ябыла. Инде беркем дә шундый конфет сатып ала алмый. Әтием шул конфетның тәмен һәрчак яратты һәм азык-төлек кибетенә кергәндә шул конфетны ала торган иде.
    Андый конфетны Яңа Чишмәдә "Доступный" кибетеннән генә алып була иде, тик ярты еллар анда да күргәнем юк. Бәлки 9 май бәйрәменә кайтарырлар һәм мин туганнарым белән җыелышып өстәл янында, әтием 70 ел элек полкташлары белән Җиңү көнен бәйрәм иткән кебек, шушы конфет белән чәй дә эчәрбез әле. Чөнки безнең гаиләдә бу татлы ризык кына түгел, ә Бөек Җиңү бәйрәменең бер символы булып санала.
    Нурия БИЛАЛОВА,
    Яңа Чишмә РҮХ
    табибәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: