Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна көнендә очрашу

24 гыйнварда Яңа Чишмәдә Студентлар көнен күңелле итеп, иркен шартларда билгеләп үттеләр.

25 гыйнварда билгеләп үтелүче Бөтенроссия студентлар көне алдыннан район Мәдәният йортына көллият һәм югары уку йортларында белем алучы студентларны чакырдылар.
Икенче кат фойесында уңайлы холл булдырылды. Йомшак кәнәфиләрдә «Студент көне», «Татьяна көне» язулары язылган сәхнә каршында тантана сәбәпчеләре урнашты. Ярым караңгылык, төрле төстәге утлар җемелдәп тору, күңелле музыка - яшьләр өчен «иң мөһиме». Студентлар бәйрәмен алып баручылар Татьяна исемле кызларны котлау һәм хөрмәтләү белән башлап җибәрделәр. Нәкъ менә изге Татьянаны студентлар элек - электән үк үз яклаучылары дип саныйлар. Әлбәттә, кунаклар өчен әзерләнгән барлык конкурслар һәм биремнәр юмор белән иде. Һәр ситуациядән чыга алуны һәм зирәклекне көлкеле викторина белән тикшерделәр. Башта көтелмәгән сораулар җитди студентларны берникадәр аптырашта калдырды, әмма аннары, темп алгач, алар инде сынатмады, җавапларны “сиптерделәр” генә. Аннары уен тагын да кызыграк булды. Дөрес җавап бирүчеләр башка конкурс өчен сәхнәгә чыкты.  Әмма иң элек студентлар үзләрен башкаларга тәкъдим иттеләр. Биредә гуманитар да, техник факультетларда белем алучылар да бар иде, ә кайберләре көллиятләрдә эшче белгечлеге ала, аларны көчле алкышларга күмделәр. Кичәнең дәртле алып баручысы Илназ Шәйхетдинов аларга теләсә кайсы шигъри әсәрдән дүрт юл укырга тәкъдим итте. Студентлар Александр Пушкин, Сергей Есенинның мәхәббәт лирикасынын, балалар шагыйрәсе Агния Бартоны искә төшерделәр һәм башка шигырьләр сөйләделәр. Ә алга таба - боларның барысын да «рэп» стилендә музыка астында укырга кирәк иде. Бик шәп килеп чыкты, алар барысы да, рэперлар кебек, биеклектә булды.  Күңелле «разминкалар» дан соң егет-кызлар конкурсларда катнашу өчен зур теләк белән «ХХ гасыр балалары» һәм “Студентлар” дигән 2 командага бүленделәр, хәрәкәтчән конкурсларга, аннары “Табышмаклар һәм сораулар" уенына кушылдылар. Катнашучыларның актерлык сәләтен пантомима конкурсында сынадылар: бирелгән сүзне хәрәкәтләр аша язып күрсәтергә кирәк иде. Барысы да башкарып чыкты, чөнки тамашачылар барлык сүзләрне дә белделәр. Кичә гөрләде. Командалар тәкъдим ителгән конкурсларга әзерләнгәндә, бәйрәмне яшьләр репертуарыннан Ләйсән Шәйхетдинова, Илназ Шәйхетдинов, Елена Пигасова, «Зажигай» ансамбле җырлары белән бизәделәр.
Конкурс биреме буенча командалар кан-кан, рок-н-ролл, рус халык биюен биеделәр, берәр вокаль номер белән хәтта бию дә әзерләгәннәр. Ә соңыннан барысы бергә «змейка» ясап, ламбада биеделәр. Кыскасы, шау-гөр килделәр.
Соңыннан «Зажигай» төркеме 80нче еллар дискотекаларында яңгыраган «Ак розалар», «Музыка безне бәйләде» җырлары белән таң калдырды. Яшьләр аларга кушылмый түзә алмады. Соңыннан күңелле аралашу рәхәтлеге биргән, шигырьләр һәм җырлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк барысына да рәхмәт белдерде. Иң мөһиме, егетләр һәм кызлар кичәгә бик теләп килгән һәм берәү дә үкенмәде. Шуннан соң теләгән кешеләрне заманча кинозалга нәфис фильм карарга, аннары дискотекага чакырдылар.
Кичәдән видеоны безнең ю-туб каналда (YouTube) карагыз.

Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев