Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү дәртең көчле булса...

Инсульттан соң кире тормышка кайту тарихы.

КЕРЕШ СҮЗ
Кайчандыр Эдуардның барысы да булган: фатиры, машинасы, гаиләсе, үз бизнесы. 90 нчы елларда ул бик  матур, яшь, көчле булган, соңгы мода буенча киенгән, чәчен кистергән. Баштан ул ПТУда укыган, һөнәр алган. Төзелештә төрле эшче, шофер, каравылчы булып эшләгән. Үз вакытында Ватанга хәрби бурычын үтәгән. Мунча хезмәтчесе булып урнашкач, «сул»дан акчалар да керә башлый, ә акча булгач, «матур тормыш»ның барлык атрибутлары пәйда була: рестораннар, төнге клублар, кызлар һәм, хәтта, наркотиклар да. Аны, яшь һәм «җүләр» ирне, мондый «тормыш» үзенә тарта. 90 нчы еллардагы криминаль кызыктыргыч нәрсәләрдән дә чирканмый: акча кирәк вакытта, аны гадел булмаган юл белән булса да, табыштырган. Ничек теләгән, шулай яшәгән, гел шулай барыр, дип уйлаган.
Әмма боларның барысы да эзсез узмаган шул. Башта беренче аерылышуы (анда ике баласы калган), ә аннан соң алкоголь һәм наркотиклар аның  сәламәтлеген бөтенләй какшаткан. Һәм менә бервакыт ул бөтен нәрсәсен югалткан - инсульт булган. Тиздән күчемсез милек тә юкка чыккан, дуслары, туганнары, икенче хатыны да аңардан читләшкән һәм Эдуард бомжлар һәм карауга мохтаҗ кешеләр өчен билгеләнгән үзәккә эләгүен сизми дә калган.
ЯШӘҮ ДӘРТЕ
Яңа Чишмәдәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ул 2008 елдан бирле. Монда килгәндә үзе белән булган әйберләрдән - узган тормыш «байлыклары» тутырылган чемоданы: анда кальян тартмалары һәм башка вак-төякләр, мунча клиентларының кичләрен күңелле үткәрер өчен «товарлар» да булган.
Интернат-йортта берәү дә аның янына килмәгән. Беренче вакытларда Эдуард әкренләп тәмәке тартырга гына чыккан, берни белән дә кызыксынмаган, күбрәк утырып һәм ятып торган. - Кофе һәм тәмәке, башка берни дә сорамады, - диләр интернат хезмәткәрләре. Эдуардның уң кулы һәм аягы начар хәрәкәтләнгән, бары бер сүзне, кирәксә дә, кирәкмәсә дә «рәхмәт» дигәнне генә әйтә алган. Мөгаен, ул: «ташламаганыгыз өчен рәхмәт», «кайгыртуыгыз өчен рәхмәт» дип әйтергә теләгәндер. Ә аннары кинәт кенә аңа кабат инсульт була һәм ул урын өстенә ята.
- Бүлмәдәге күршесе урын өстендә ятучы кеше иде, Эдуард та күршесе үлгәнче 10 ел ятты, - дип сөйли социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина.
Менә шуннан соң инде (бүлмәдәше үлгәч), аның белән ниндидер үзгәреш була.
... Эдуард дәшми генә күршесенең караватына карап тора. Ул ялгыз калуын һәм тормыш рәвешен үзгәртмәсә, үзен дә шул ук язмыш көтүен аңлагандыр. Эдуард ниһаять әлеге халәтеннән котылырга тели, аның яшисе килә башлый.
Ул утыра, ә аннары көтмәгәндә торып баса һәм тотынып кына 10 елга беренче тапкыр коридорга чыга. Беренче сораган нәрсәсе - тәмәке була.
- Без барыбыз да моңа гаҗәпләндек, - ди Гүзәл. - Эдик, әйдә, иренмә, йөр, тормышка кайт, - дидек.
КЫЕНЛЫКЛАРНЫ ҖИҢҮ
Эдик кешеләр белән аралаша башлый. Әгәр аның белән сөйләшсәләр, җавап бирә. Ике ел элек интернат-йортта озак вакытлы карау системасы кертелә, штатта тернәкләндерү буенча белгечләр пәйда булгач, аның белән шөгыльләнә башлыйлар.
- Элек персонал да җитмәде, без бит кешеләрне ашатырга һәм аларның урын - җир кирәк-яраклары, кием-салымы чиста булсын өчен генә тырыша идек, - ди Гүзәл.
- Эдуардның уң ягы тулысынча параличланган. Ә уң як инсульттан соң кешенең сөйләме, акыл эшчәнлеге зыян күрә, - ди аның белән шөгыльләнүче медик Вера Вәлиуллина. - Тернәкләндерү чаралары үткәрә башладык. Тиздән Эдуард үзе сул кулы белән ашый башлады. Аннан үзе инвалид коляскасын үзләштерде. Үзе утырды. Хәзер инде менә үзе киенә.
- Без дәресләргә керешкәндә, ул ике генә сүзне әйтә иде. Хәзер шактый күп сүзне өйрәнде. Башта укырга теләмәде, ризалашмады. Мин аны үгетләдем: «Эдик, син сөйләшә аласың!»,- дидем.
- Сүз уңаеннан, яхшы якка үзгәрешләр булгач, ул исенә төшергән беренче сүзләр - әшәке сүзләр иде, - ди хезмәткәр. - Аннары яңадан укырга өйрәнә башлады, башта теләмичә генә, әмма соңыннан мавыкты, иҗекләп укыды.
Эдуард белән интернат-йортның һәр инвалидына карата булган индивидуаль тернәкләндерү программасы буенча эшлиләр.

Әмма, иң мөһиме, пациентның үзендә сәламәтләнү теләге барлыкка килү. Белгеч белән шөгыльләнүдән тыш, Эдуард үз бүлмәсендә сул кулы белән уң як кул-аягына массаж ясый, күнегүләр ясарга омтыла. Чараларда, концертларда катнаша, музыкотерапия дәресләренә йөри башлый. Хәтта, спорт ярышларында да ул коляскада бер кулы белән булса да тупны ыргыта.
Элеккеге гадәте - кофе һәм тәмәке - тулысынча үзенә кайтты. Аның өчен тәмәке тарту - коляскага утырырга һәм ишегалдына чыгарга этәргеч булып тора. Чөнки урын-җирдә һәм бүлмәдә тәмәке тарту кагыйдәләр белән тыела. Аннары ишегалдында ул, һичшиксез, урам тренажерлары янына килә. Аларның берсе Эдуардка күнегүләр ясау өчен җайлырак. Сүз уңаенда, аның телевизорда иң яраткан каналы - спорт каналы. Нәфис фильмнарны да даими карый, ә китапларның фантастика турындагысын ярата.
- Без куллана торган озак вакытлы карау системасы күп кешеләргә яңадан аякка басарга ярдәм итә, - ди интернат-йорт директоры Залина Лизунова. - Интернат-йортта бу эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Ул булмаса, Эдуард шулай ятар иде, мөгаен. Аның һәм инсульт кичергән башка яшәүчеләребезнең уңышлары шуны раслый - кешене кеше итәргә беркайчан да соң түгел. Аның белән бик актив шөгыльләнәләр. Эдуард яшь бит әле, шуңа күрә тулысынча терелүгә өмет бар. Беренче дәресләрдән үк ул үз-үзенә ышанды һәм уңай динамика көннән-көн көчәя бара.


ЭДУАРД
Ул һәрчак елмайган, юмор ягы да көчле, шаян, моңаеп утырмый. Шул ук вакытта тыйнак һәм бераз оялчан да.
- Чиста, һәрчак пөхтә, үзе бер кулы белән кырына, - диләр хезмәткәрләр. - Элеккеге кебек үк «туалетная вода» һәм кыйбатлы шампунь белән файдалана. Без аларны аның үтенече буенча сатып алабыз.
- Ул барысын да аңлый, тик кайбер сүзләрне генә әйтә алмый. Күп кенә сорауларга елмаеп: «Хәтерләмим», - дип җавап бирә. Кайвакыт бу сәбәп кенә бугай. Үзенең элекке тормышы турында сөйләргә яратмау һәм искә алырга теләмәүдәндер. «Эдуард, элек кешеләрне рәнҗетергә туры килдеме», дип сорадык. Сәламәт булганда булгалады, дип гаебен таный ул, - дип сөйли Гүзәл. 
Мөгаен, 10 ел урын өстендә ятканда Ходайны да искә алгандыр...
Чыннан да, Эдуард бик мөлаем кеше булып чыкты. Вера белән без аның әти-әнисе, гаиләсе, нинди бизнес белән шөгыльләнүе турында сораштык. Ничек кенә булмасын, җавап бирде, авырсынганда ишарәләр белән күрсәтте. «Мин сине яратам», - дип, русча да, татарча да, төгәл итеп кабатлады. Хезмәт урыны турындагы сорауга «Казахстан» дип җавап бирде.
- Эдуард кеше белән бәхәсләшми. Интернат-йортта яшәүче хатын-кызлар аның холкын яраталар, ир-атлар исә дустыбыз диләр, - дип сөйли социаль тернәкләндерү буенча башка белгеч Любовь Никитина. - Барлык концертларга да йөри, әни яки мәхәббәт турында җырлар тыңлагач, һәрчак елый. Йомшак күңелле, урамда аның белән сөйләшсәләр, рәхәтләнеп аралаша башлый.
- Эдик, барысы да җайлангач, яңадан иске гадәтләреңә тотынмассыңмы, әйтик, алкоголь, наркотиклар... - дигән идек.
- Ю-ю-ю-к, - диде ул шактый ышанычлы итеп.
Эдуард акрынлап тернәкләнеп килә. Аның сәламәтләнүгә теләге көчле. Беркемгә дә бәйле булырга теләми, шуңа күрә аның хыялы - мөмкин кадәр тизрәк терелү. Теләк булганда гына, киртәләрне атлап чыгарга мөмкин.
Интернат-йортның өлкән шәфкать туташы Вера Вәлиуллина үз карамагындагы Эдуард белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев