Тегәргә өйрәтәләр
2024 елдан Яңа Чишмә районы Зирекле авылының «Аҗаган» яшүсмерләр клубында «Татар мәдәнияте чыганаклары» проектын гамәлгә ашыру башланды, ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан хупланды.
Проект тегү машиналары һәм барлык кирәкле тегү кирәк-яраклары белән җиһазландырылган тегү остаханәсе булдыруга юнәлдерелгән.
Яшүсмерләр клубына кирәкле җиһазлар һәм тукымалар китерелгән инде. Клубта шөгыльләнүчеләр өчен өстәмә белем бирү педагогы Г.Г. Вәлиева өйрәнү дәресләре үткәрә. Балалар бик теләп бирегә йөриләр һәм моңа бик җаваплы карарга тырышалар. Хәзер яшүсмерләр кухня комплектларын тегүгә керешкәннәр, инде бизәкләр ясый башлаганнар.
Йомгаклау эше - ярминкә булачак, анда татар орнаментлары белән кухня җыелмалары тәкъдим ителәчәк. Биредә һәркем үз эшен күрсәтәчәк һәм шул ук юнәлештә эшен дәвам итә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев