- Подрядчыларга рәхмәт, эшне сыйфатлы итеп һәм вакытында төгәлләделәр, - ди АҖ бухгалтеры Надежда Абрамова.
- Кышын юлларны карап тоту буенча төзелгән килешү буенча эшләүче оешмага да Бистә халкының дәгъвасы юк, әлеге максатларга 88,5 мең сум күчерелгән, - дип сүзгә кушылды секретарь Татьяна Муратова.
400 мең сумга черемуховолылар Быструшка елгасы аркылы салынган күперне тиешле тәртипкә китерергә хәл иткәннәр. Бик озак подрядчы таба алмаганнар, ниһаять, әлеге эшне "Төзүче" ҖЧҖ башкарырга алынган. Эшләре дә соңлап башланган (2017 елда гына), төгәлли дә алмаганнар әле. Һәм бу авыл халкы арасында имеш-мимешләргә һәм юрамаларга сәбәп булган.
Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина безгә болай дип аңлатты:
- Күперне ремонтлау буенча эшнең өчтән ике өлеше башкарылган, моның өчен без исәп-хисап ясадык. Башкарылган эшләрнең һәм түләүнең законлы икәнен тиешле органнар тикшерде. Эшне "консервалап куярга" подрядчылар карар иткән, өстәвенә сәбәбен һәм эшне яңадан башлау датасын да күрсәтми генә. Әлегә вәгъдәләр генә...
Редакциядән бирелгән: Әлеге эш кайчан дәвам итәчәк һәм кайчан төгәлләнәчәк? - дигән сорауга подряд оешмасы җитәкчесе Х.Билданов: "Октябрь азагына чаклы", - дип вәгъдә бирде. Һәм без Черемухово Бистәсе халкы белән моңа бик тә өметләнәбез.
2017 ел черемуховолылар өчен зур планнар һәм зур эшләр елы булган. Әлеге максатлар өчен алар 500 әр сум үзара салым акчасы җыйганнар. Җыелган һәм республика бюджетыннан кергән акчаларга (1160750 сум) беренче чиратта билгеле бер күләмдә су белән тәэмин итү буенча операторга түләүгә куйганнар. Калган акчаларга Октябрь урамындагы юлны - алда атап үтелгән күпергә чаклы күтәртергә һәм вак таш җәяргә карар иткәннәр. Һәм эш башланган. Әмма, кызганычка каршы, ул төгәлләнмәгән килеш калган.
- Күпергә кадәр 100 метр тирәсе җитмәделәр. Акча җитмәде, диләр. Безнең җирләрдә никадәр нефть качалкалары тора, ярдәм итә алмыйлармы инде? - диләр ачуланып Мария Данилова белән Любовь Белоглазова. - Башлыгыбыз кызганыч, ул тырыша инде, нәтиҗәсе дә бар кебек, ә моннан канәгатьләнү юк.
- Үзара салым буенча планлаштырылган акчаларның 36 мең сумын җыеп бетерә алмадык, ягъни Бистәдә яшәүче 72 кеше үзара салымны кире какты. Димәк, ТР бюджетыннан без 144 мең сумны ала алмадык дигән сүз, тулаем 180 мең сум килеп чыга. Бу нәкъ менә юл эшләрен төгәлләүгә җитешмәгән акчалар, - диде Елена Сальцина.
2017 елда үзара салымны кертүгә намуслы караучыларның гадел төстә ачулануларына һәм үзләренең авылдашлары хисабына төзекләндерелгән авылда яшәргә теләүчеләрнең зарлануларына җавап та инде бу.
Черемухово АҖ советы карары проектында 2018 елның үзара салым акчаларына юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча эшне дәвам итү, ККК җыю өчен дүрт контейнер мәйданчыгы төзү кирәклеге каралган.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев