Әти-әниебез истәлегенә
Шушы көннәрдә редакциягә Бөгелмәдә яшәүче ирле-хатынлы Александр Иванович һәм Мария Николаевна Поповлар (кыз фамилиясе - Батенева) килгән иде. Алар икесе дә чыгышлары белән Волчья Бистәсеннән, мәктәпне тәмамлаганнан соң авылдан китеп, Бөгелмәдә төпләнәләр. Александр Иванович хәзер лаеклы ялда, озак еллар "Татнефть" УАД ААҖ-дә эшләгән, ә Мария Николаевна Куйбышевтагы элемтә институтын тәмамлаганнан...
Шушы көннәрдә редакциягә Бөгелмәдә яшәүче ирле-хатынлы Александр Иванович һәм Мария Николаевна Поповлар (кыз фамилиясе - Батенева) килгән иде. Алар икесе дә чыгышлары белән Волчья Бистәсеннән, мәктәпне тәмамлаганнан соң авылдан китеп, Бөгелмәдә төпләнәләр. Александр Иванович хәзер лаеклы ялда, озак еллар "Татнефть" УАД ААҖ-дә эшләгән, ә Мария Николаевна Куйбышевтагы элемтә институтын тәмамлаганнан соң "ТатНИПИнефть" институтында элемтә бүлеге начальнигы булып эшләгән, хәзер шунда ук нефть чыга торган урыннар төзелеше буенча проектларда баш инженер булып эшләвен дәвам итә.
А.И. Попов бездә үзенең әтисе Иван Николаевич Попов турында материал калдырды (аңа быел 100 яшь тулган булыр иде) һәм газетада бастыруыбызны үтенде, без исә аның гозерен үтибез.
Безнең һәрберебез үз тамырларыбызны, шәҗәрәбезне белергә һәм ата-бабаларыбызны искә алырга тиешбез (редакция искәрмәсе).
Безнең әтиебез Попов Иван Николаевич 1912 елда Казан губернасы Чистай өязе Яңа Чишмә волостенең Рус. Волчья Бистәсендә туган. Әби белән бабайның биш баласы булган: ике малай һәм өч кыз. Алар ялгыз хуҗалыкчы хуҗалыгы алып барганнар, кояш батканнан алып кояш чыкканга кадәр кырда эшләгәннәр, икмәк үстергәннәр, терлек асраганнар. Әти кечкенәдән үк төрле кыр эшләрен башкарган, йорттагы мал-туарны караган. Кышын, кырдагы эшләр төгәлләнгәч, бабам Николай Филиппович үз һәм тирә-як авыл йортларына мич чыгарган. Ул кечкенә улын һәрвакыт үзе белән алган. Олырак кызлары кияүгә чыккан, ә уллары хуҗалыкта эшләгән. Әбием Екатерина Филипповна авыруы аркасында бер күзсез калса, ә соңрак егерменче елларда, кырда эшләгәндә, күзе белән камылга төртелеп, икенче күзен дә югалта. 1930 елда бабай үлә. Әти колхозда эшли башлый (атлар белән Чистайга бөртек ташыйлар). Шулай ук Новотроицк авылыннан спирт заводыннан Чистайга спирт илткәннәр. Күрү буенча әнисенең инвалид булуы һәм абыйсы балигъ яшьтә булмау сәбәпле, әтине армиягә алмаганнар. Соңрак 1935 елда кече туганы Петрны армиягә алганнар һәм әти әнисе белән үзе генә кала. Эшләргә, йорттагы хуҗалыкны алып барырга һәм сукыр әнисен карарга кирәк була. Тиздән әти өйләнгән, әмма алар хатыны белән бергә озак яши алмаганнар. Ул авырлыклардан курыккан һәм иреннән китеп барган. Аннары әти икенче тапкыр өйләнгән. Соңрак аны донос (әләк) буенча кулга алалар. Өйдә бераз бөртек табалар һәм 3 елга утырталар. Ул төрмәдә утырганда аның кызы туа, ә хатыны үлә. Кызны тәрбияләр кеше булмаганга, аны балалар йортына урнаштыралар (сугыштан соң әти аны эзләп таба, балалар йортына даими килеп йөри, әмма кызы авылга кайтудан баш тарта, балигъ яшькә җиткәч, каядыр китеп бара, шулай итеп ул югала).
1940 елда әти төрмәдән чыга, Иваново шәһәрендә яши башлый. Бу вакытта ир туганы Петр армия хезмәтен тутырып өйгә кайта, өйләнә һәм әнисен карый.
Сугыш башлангач, Петрны сугышның икенче көнендә үк армиягә алалар. Әтине фронтка алмыйлар, чөнки ул хөкемгә тартылган була. 1941 ел азагында, күпсанлы үтенеч язулары белән йөри торгач, ул суд хөкеменнән азат ителә һәм фронтка китә.
Әти өч елдан артык сугыша, Германия чигенә кадәр барып җитә. Польша, Чехословакия, Венгрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. "За боевые заслуги", "За отвагу", "За освобождение Будапешта" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
1945 ел башларында снаряд шартлап әтинең уң як чигәсе яралана, шуның нәтиҗәсендә баш миенә зыян килә. Икенче кыйпылчык исә аның алгы тешләрен сындырып төшерә. Яраланган, контузия алган хәлдә аны эзләп табалар һәм госпитальгә озаталар, аңа операция ясыйлар, дәвалыйлар.
Язын ул I группа инвалид булып өенә әйләнеп кайта, бераз тернәкләнгәч әниебез Федосья Васильевнага өйләнә. 1945 елның 9 маенда - Җиңү көнендә туйлары була. Бераз сихәтләнә төшкәч аны II группа инвалидлыкка күчерәләр. Инвалид булуына да карамастан, ул колхозда, аннары совхозда эшли. Балта остасы була, ат белән йөк ташу өчен кирәкле барлык нәрсәне, хуҗалык инвентарьлары: көрәк, сәнәк, тырма, себерке, чалгы һ.б. ясый һәм ремонтлый. Комбайннар өчен запас детальләр булмау сәбәпле чапкыч, шатун, подшипниклар өчен агачтан калаклар ясаган. 60 нчы елларда зур мәйданнарда борчак үстерә башлыйлар, ә аны чабу өчен техника булмый. Борчакны кул көче (чалгы һәм урак) белән чапканнар, иртән һәм кичен әти кулдан бригададагы барлык кешенең дә чалгысын кайраган (үткенләгән). Һәр көнне чалгы кайрату һәм көйләтү өчен чиратка тезелгәннәр. Көненә 50 гә якын чалгы кайрарга туры килгән аңа. Бу эш кайбер сәламәт кешенең дә кулыннан килми (берничә сәгать буе чүкеч белән тоташтан тукылдату). Сугыштан соңгы елларда атлар җигү өчен кирәкле инвентарь җитешми, ул бар нәрсәне дә кулдан ясаган. Колхоз өчен ат арбаларын да безнең әтиебез - Иван Николаевич үзе ясаган. Олырак уллары, булдыра алганча, аңа булышканнар. Үз әтисеннән ул шулай ук авыл өйләре өчен мич чыгару эшен дә өйрәнгән. Ял көннәрендә, кайчакларда эшкә кадәр яки эштән соң авылдашларының мичләрен ремонтлады, мичне яңадан чыгара иде. Ул авылда гына түгел, бу эшне күрше авылларда да башкарды. Кайчакларда, кышкы көннәрдә берәр карчык килеп "мичнең торбасы төште, мичне ягарга ярамый, гаиләм туңа" дип, әтидән ярдәм сорый иде. Әти исә һәрчак булыша иде.
50 нче һәм 60 нчы елларда әти бик еш авырады. Казан, Чистай шәһәрләрендәге, Петропавел авылы хастаханәләрендә ятты. Әни хуҗалык эшләрен әтидән башка, безнең ярдәм белән башкарды: утынын да әзерләде, печәнен дә чапты. Гаиләбез зур иде. Сыер, берничә баш сарык, дуңгыз, тавыклар, казлар асрадык. Без, барлык балалары да, булдыра алганча булышып тордык. Гаиләдә бала күп булуга да карамастан, җәен урак өстендә әни кырда да, ындыр табагында да эшләде.
1962 елда әниебез унынчы баласын (ир бала) тудырды. Без барыбыз да аны соңгысы булыр диеп уйладык, аңа әтиебез хөрмәтенә Иван дип исем куштык. 1964 елның 16 гыйнварында әниебезгә "Герой ана" исеме бирелде, аңа грамота һәм орден тапшырылды. Ә 1965 елның гыйнварында тагын бер, инде соңгысы, малай туды, аңа Юра дип исем куштылар.
Безнең әти-әниебез авыр тормыш юлы узган. Туган авылларында намуслы хезмәт куйганнар. Алар 11 бала тәрбияләп үстергәннәр: алты малай һәм биш кыз. Улларының барысы да армия хезмәтендә булды. Дүртесе төньякта нефть чыгару урыннарында эшләде. Хәзергесе вакытта алтысы пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыкты. 2009 елда безнең олы апабыз Зинаида вафат булды, калган унысы исән-сау. Бер абыем Питерда яши, бер апам - Сургутта, калган сигезесе - Бөгелмәдә һәм Бөгелмә районында. Хәзер әти-әнинең 20 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.
Әтиебез 1986 елның 21 октябрендә вафат булды һәм Рус. Волчья зиратына җирләнде. Ул үлгәннән соң әни Бөгелмәгә, Анна исемле кызына күченеп килде, ә 1990 елның 13 ноябрендә арабыздан мәңгелеккә күчте.
Рус Волчья Бистәсендә яшәүче өлкән буын кешеләре безнең әти-әнине яхшы белә, онытмыйлар, якты хатирәләр белән искә алалар.
Александр ПОПОВ,
Бөгелмә шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев