Тиздән көз, инде август уртасы да җитте
Витаминлы чәй әзерләү чоры дәвам итә
Красный Октябрь поселогының көмеш волонтерлары 10 килограммнан артык файдалы үлән киптергәннәр. Шушы яңгырлы көннәрдә алар витаминлы чәйне пакетларга төрү белән шөгыльләнәләр.
Озакламый карлыган, кура җиләге, шалфей, чамбыр, мелисса, мята, мәтрүшкә һәм сары мәтрүшкә яфракларыннан ясалган хуш исле файдалы чәй безнең сугышчыларга СВО зонасына юл тотачак.
Һәм бу алар өчен туган яктан чираттагы җылы сәлам булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев