Тормышка бер үк төрле караш булганда
Хираҗевларның гаилә кыйммәте аларның дүрт улы.
Гаилә елы
“Үзара эчкерсез мәхәббәт һәм хөрмәт, тормышка һәм гаиләгә бер үк карашлар – балаларга яхшы тәрбия бирү нигезе", - диләр күп балалы әти-әни - Эдуард һәм Лилия Хираҗевлар.
Алар өйләнешкәч тә, сүзләре бер була: Ходай күпме бирә, шулкадәр бала булачак.
"Мин Ульяновск шәһәрендә туып үстем. Без сеңелем белән гади генә гаиләдә тәрбияләнеп үстек: әтием милиционер, әнием укытучы иде. Мәктәптән соң Ульяновск педагогия университетын «Юрист» белгечлеге буенча тәмамладым.
Практика әниемнең туган шәһәре – Минзәлә прокуратурасында узды. Монда мин ярдәмчел, игелекле һәм ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булган прокуратура хезмәткәрләре белән таныштым, алар арасында прокурор ярдәмчесе Эдуард Хираҗев та бар иде.
Эштән буш вакытта без барыбыз да бернинди дәрәҗәсез һәм вазыйфасыз бик яхшы дуслар идек. Практика тәмамланды һәм мин Ульяновскига киттем. Саубуллашканда, хезмәттәшләрем мине диплом яклаганнан соң бирегә килергә чакырдылар.
”Кил, эш урыны бирергә вәгъдә итмибез, әмма кияүгә бирербез, – дип шаярттылар минем мондагы дусларым", – дип сөйли Лилия.
"Лилия китте һәм безнең бүлектә бушлык хасил булды", - дип искә ала Эдуард. – Белмим, барлык хезмәттәшләремә дә шулай тоелганмы, әллә миңа гынамы, әмма аның булуы җитми башлады. Алга таба тагы да ныграк сизелде. Бәхеткә, аның белән элемтәләр бар иде. Мин аңа “Сәлам!” җибәрдем һәм ул җавап бирде.
Безнең дусларча аралашуыбыз дәвам итте, бер елдан соң Казанда очрашырга булдык. Шәһәр буйлап йөргәндә шуны аңладык: безнең һөнәрләр генә түгел, ә тормышка, күңел ачуларга һәм ял итүгә карашларыбыз да охшаш икән бит».
Шуннан соң аларның тагын бер очрашуы була, егет аңа бүтән аерылмаска тәкъдим итә.
Эдуардның әти-әнисе белән танышканда, Лилия шунда ук аларның кунакчыл кешеләр икәнлеген күрә һәм аның баштагы оялучан хисләре юкка чыга. Лилия шунда ук аларның зур матур йортында үз кешегә әверелә.
Беренче балалары Кәрим 2005 елда туа: ул тынычсыз сабый була, күп игътибар таләп иткән, гәрчә, бар игътибар аңа гына булса да: янәшәдә әнисе, әтисе, әбисе, бабасы, дигәндәй. Кәрим үз тормышын әнә шундый мохиттә башлаган. Лилия каенанасына, бергә яшәгән ике ел өчен, бик рәхмәтле.
"Люция Әхмәт кызы минем матурлыкка булган карашымны үзгәртә белде. Бу йортның бизәлешендә, өстәл сервировкасында, әйберләр сатып алуда аеруча чагыла иде, - дип сөйли Лилия. - Җаваплы эшенә (ул табиб) һәм хуҗалык белән мәшгуль булуына карамастан, минем икенче әнием һәрчак өйдәгеләр белән елмаеп аралашты һәм һәр буш вакытында оныгы янында булырга тырышты”.
Кәрим үсә, ә Хираҗевларның икенче баласы Сәйдәш туа. Һәм Эдуардка Яңа Чишмә прокуратурасында эш тәкъдим итәләр. Лилия ике кечкенә баласы белән ниндидер билгесезлеккә, ягъни элек исеме дә ишетелмәгән, таныш булмаган районга барырга курыкмаган.
“Ирем миңа һәрвакыт өйдә дә, балалар белән дә һәрнәрсәдә ярдәм итә, беркайчан да арыганлыкка яки эш белән мәшгуль булуга сылтамый, һәрнәрсәгә вакыт таба", - ди Лилия.
Эдуард фикеренчә, әгәр ир-ат күп бала тели икән, хатын-кыз өйдә - алардан арымасын, киресенчә, үзен бәхетле хис итсен өчен, барысын да эшләргә тиеш. Менә шул чакта гына өйдә тулы гармония булачак. Бу сүзләрне 2015 елда өченче улының тууыда раслый. Аңа Йосыф дип исем кушалар һәм исеме белән ялгышмыйлар. Чыннан да, бу бала теләсә кайсы әнинең хыялы дип әйтә икән әнисе дә: ул мөстәкыйль, җаваплы, аның һәрвакыт барысы да яхшы килеп чыга. Әгәр дә ул берәр эшкә тотына икән, ул моны җентекләп эшли.
Ун ай элек Хираҗевлар гаиләсендә тагын бәхетле көн – гаиләдә тагын малай туа!
"Абыйлары, әлбәттә, бер генә булса да сеңелкәш булса иде дип теләделәр, әмма энекәшкә дә шат булдылар. Таир инде үз характерын күрсәтә, ул үзе теләгәнен таләп итә», - дип сөйли Лилия.
Балаларнң өчесе дә беренче сыйныфтан ук музыка мәктәбендә шөгыльләнәләр, үз сәләтләрен күрсәтәләр. Әлбәттә, ата-аналар өчен бу бик җиңел түгел. Һәр малайның бу мәктәпне ташларга теләгән вакытлары булган, чөнки аларның һәркайсы спорт мәктәбендә дә шөгыльләнгән бит әле. Музыка мәктәбен тәмамлагач, Кәрим белән Сәйдәш әти-әниләренә музыкадан баш тарту теләген кире кайтара алулары өчен рәхмәтле булганнар.
Бүгенгесе көндә Кәрим Ульяновск медицина университетының икенче курсында укый. Әти-әнисе бу аның һөнәре, ди, ул мәрхәмәтле, намуслы, киң күңелле, спортны үз итүче һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен шатлана торган егет.
Максатчан һәм барысын да үзләштерергә ашыгучы Сайдаш 8 нче сыйныфта укый, баян классы буенча БСМне тәмамлый, спорт мәктәбенә йөри, бадминтон, баскетбол белән мавыга. Җәйге каникулларда Минзәләгә бабасы янына китә һәм эшкә урнаша.
Өченче сыйныф укучысы Йосыфның БСМдә (гитара классы) һәм спорт мәктәбендә (футбол) билгеле бер уңышлары бар.
Хираҗевлар гаиләсендәге һәр кешенең уңышларын бәйрәмчә әзерләнгән кичке аш белән билгеләп үтәләр, моның өчен әниләре тәмле ризыклар әзерли. Хәзер бәйрәм көннәре арта, аларга Кәримнең каникулга кайтуы да өстәлә. Ә тәмле аштан соң физкультура белән шөгыльләнәләр яки бергәләшеп урамда йөриләр. Гаиләдә иң кечкенә Таирга гына берни дә эшлисе түгел. Аңа әле чаңгы да, тимераяклар да кирәкми. Ләкин вакыты җиткәч, ул да Хираҗевларның спорт гаиләсе саф ын тулыландырачак.
“Безнең гаиләдә төп традиция – вакытны гаилә белән бергә үткәрү: бакчада да, спорт ярышларында да (кемдер ярышларда катнаша, кемдер алар өчен җан ата), рәсми чараларда да (сайлауларга без һәрчак бергә йөрибез) һәм бәйрәм көннәрендә дә. Һәм, әлбәттә инде, бергәләшеп ял итү дә мөһим. Бусы да безнең төрлечә була, шуңа күрә без вакытны ничек үткәрү хакында бергәләшеп хүәл итәбез. Ел саен җәй көне без автомобиль белән диңгезгә барырга тырышабыз. Быел гына булмады, чөнки гаиләдә яшь сабый - Таир туды”, - ди Лилия.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев