Төп бүләк стажлы әбүнәчегә тапшырылды
Безнең редакциядә Черемухово Бистәсеннән Анна Зубова булып китте, аңа призлар уйнатып, безнең газетага язылу ункөнлеге нәтиҗәләре буенча төп бүләк – «болгарка» тапшырылды.
- Мин призлар уйнатуда катнаша алмадым, подписка турында квитанция генә җибәрдем, - дип сөйләде Анна. - Җиңүем турында белгәч, бик шатландым. Бигрәк тә хуҗалыкта кирәкле инструментка оныкларым сөенде. Рәхмәт сезгә.
Анна-Черемухово Бистәсе кешесе, хәзер пенсиядә.
- Район газетасын 20 елдан артык яздырып алам, газета кызыклы, бөтен гаилә белән укыйбыз, - диде ул, аңа бүләк тапшырганда.
Азат МУСИН. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев