Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп бурыч - эшсезлек үсешен булдырмау

2019 елда Мәшгульлек үзәгенә 186 кеше мөрәҗәгать иткән, шулардан 93 кеше эшкә урнаштырылган. Алар арасында 50 хатын-кыз, 7 инвалид һәм 10 кеше беренче тапкыр эш эзләүче.

Эшкә урнашу буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең төп составын озак вакыт эшләмәүчеләр, шулай ук элек эшләмәүчеләр һәм һөнәрләре булмаган кешеләр тәшкил итә.
Яңа Чишмә районында эшсезлек дәрәҗәсе 0,36% (2018 елда 0,26% иде). 2019 ел ахырына уртача эшсезлек озынлыгы 4-3 ай тәшкил итте (инвалидларда – 6 ай).
2019 елда эшсез гражданнарга федераль бюджеттан 2 млн. 147 мең сум акча түләнде. Шуларның иң зур өлеше - 1 млн. 959 мең сумы-эшсезлек буенча пособиегә, 130 мең сумы - вакытлыча эшкә урнашу чорында матди ярдәмгә, 85 мең сумы - гражданнар һөнәри әзерлек үткән чорда стипендиягә һәм 95 мең сумга якыны - мәшгульлек хезмәте органнары тәкъдиме буенча билгеләнгән вакытыннан алда пенсиягә (2018 елда социаль түләүләр 1,560 млн. сум тәшкил иткән. Үсеш 2019 елда эшсезлек буенча пособие күләменең артуына бәйле).
2019 ел дәвамында Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан 1000нән артык дәүләт хезмәте күрсәтелде, шуларның яртысыннан артыгы электрон рәвештә.
Узган ел районның 55 эш бирүчесе белән үзара хезмәттәшлек алып барылды. Алар Мәшгульлек үзәгенә 759 вакансия турында (2018 елда - 480) хәбәр итте. Вакансияләр буенча уртача хезмәт хакы - 20 мең сум. Иң кирәкле һөнәрләр – механизатор, бетончы, эретеп ябыштыручы, машина йөртүче, пешекче, сыер савучы, сатучы.
Эшсез гражданнарны һөнәри укыту буенча 20 кеше «С» һәм «Д» категорияләрендәге машина йөртүче, каравылчы, тракторчы һөнәрләре буенча укытылды.
Шулай ук 2019 елда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү эшен гамәлгә ашыру башланды. Безнең Үзәк бу юнәлеш буенча 4 кешене укытты. Быел тагын 20 кешене укытырга планлаштырабыз.
Балаларны карау буенча декрет ялында булган яшь әниләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Сезнең гаризалар буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сезне кызыксындырган юнәлешләр буенча бушлай укулар оештыра ала.
Резидә Хөснуллина, Мәшгульлек үзәге директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев