Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төп бурыч – кешеләрнең сәламәтлеге

    Архангел авыл җирлеге башлыгы отчетында үткән елда авыл халкы күпер ремонтлау мәсьәләсен күтәргән. 2015 елда эшләнгән эшләр турындагы отчетын башлап җибәреп, Нина Сердюк күпернең тулысынча алыштырылуын билгеләп үтте.

    Үткән ел дәвамында АҖ башкарма комитетына авыл халкыннан 169 мөрәҗәгать кергән. Нигездә болар җирләрне рәсмиләштерү, урам яктырткычларын алыштыру, су, ШЯХ-га кредитлар алуга, йортка, пенсиягә документлар рәсмиләштерү буенча булган сораулар. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча, су мәсьәләсеннән кала, уңай карарлар кабул ителгән.
    -Суның сыйфаты начар, исе дә бар, кайнатканнан соң юшкын кала. Суның катылыгына анализ нәтиҗәләре аның тиешле нормадан берничә тапкырга артык булуын күрсәтә. Бу исә кешеләр сәламәтлегенә йогынты ясый. Әлеге проблеманы читтән ярдәм булмаса хәл итеп булмый: Лебедкада 2 чакрым суүткәргеч һәм суэтем башняны алыштыру зур финанс чыгымнары таләп итә, - диде АҖ башлыгы һәм район җитәкчелегенә Архангел Бистәсен республика программаларының берсенә кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
    -Безнең районда һәм авыл җирлекләрендә 30 дан артык программа эшли. Шулар аркасында 2015 елда безнең җирлек территориясендә спорт мәйданчыгы төзелде, 70 ләп урам яктырткыч алыштырылды, 903 м юлга вак таш җәелде. Шулай ук быелгысы елда без ел саен РИТЭК үткәргән конкурста катнаштык. Чишмәне төзекләндерү һәм халыкка ял итү шартлары булдыру буенча безнең проектка 200 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. Без шул акчаларга беседка куйдык, ял итү өчен эскәмияләр, махсус савытлар (урна) әзерләнде һәм җәй көне аларны урнаштырачакбыз, чишмәгә ремонт ясалачак, - диде ул.
    Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Архангел җирлеге башлыгының отчет доклады "кемдер" һәм "кайдадыр" дигән сүзләрдән тормады, ә һәр вакыйганың - начармы ул, яхшымы - үз исеме бар иде.
    Үткән елда архангеллылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча яхшы эшләгәннәр. Татарстан Республикасы Президентын сайлау һәм муниципаль властька сайлауларны уңай нәтиҗәләр белән үткәргәннәр. Яңа елга әзерләнү һәм бәйрәм итү нәтиҗәләре буенча республикада 1 урын яулаганнар, моңа 300 мең сум премия алганнар. Һәм бу акчаларга АҖ өчен трактор сатып алачаклар. Үзара салым буенча 104 мең сум акча җыйганнар һәм республикадан тагын 416 мең сум алганнар. Шушы акчаларга каты көнкүреш калдыклары урнаштыру (өю) урынына койма (40 м озынлыгындагы), чишмәдә ләгән ясаганнар, юлга (430 м) вак таш җәйгәннәр һәм ел дәвамында айга бер тапкыр халыктан чүп-чар җыйганнар.
    Авыл җирлеге территориясендә 181 хуҗалык бар, шуның нибары 55 се генә МЭТ асрый. Пенсионерларны һәм инвалидларны исәпләмәгәндә, нигездә бюджетчылар, нефтьчеләр, шәхси эшмәкәрләр ШЯХ белән шөгыльләнмиләр.
    Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә ташламалы кредитлар зур әһәмияткә ия булып тора. 2015 елда ШЯХ кредитын ике кеше алган. -Авыл халкы яңа җиңел машина сатып алу өчен кредит алырга курыкмый, ә менә ШЯХны үстерү өчен алмыйлар, - ди авыл җирлеге башлыгы, -әйтерсеңлә машинаның хәрәкәт итү чарасы гына булуын аңламыйлар, ватыла калса да, күпме акча кертергә кирәк, ә биреме аз, ШЯХ белән шөгыльләнгәндә бер-ике елдан машинаны, кредит рәсмиләштерми генә, үз акчаңа да алырга була.
    2016 елда Архангел авыл җирлеге суүткәргечләрне өлешчә ремонтлау, суэтем башняларга һәм суүткәргечләргә техник паспорт төзү, үзкеремнәрне арттыру һәм ШЯХ-ны үстерү буенча эшләрне дәвам итү, Бакча урамындагы парк коймаларын алыштыру, җәмәгатьчелек Советы һәм ДНД эшләрен көчәйтүне планлаштыра. Программа кысаларында әле тагын 24 урам яктырткычын алыштыру планлаштырылган.
    Архангел АҖ башкарма комитет советының киңәйтелгән утырышында КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова, участок уполномоченные Рамил Таһиров, мәктәп директоры Татьяна Дмитриевалар чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова утырышка йомгак ясады. Ул соңыннан мәктәп укытучысы Зинаида Ситникованы, терлекче Наталья Мельникованы район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, Архангел чиркәвендә өлкән поп Георгий атакайны туган көне белән котлады һәм барысына да бүләкләр тапшырды.
    Архангел АҖ башлыгы башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Забродинаны һәм ФАП фельдшеры Валентина Кокинаны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, шулай ук Леонид һәм Мария Беляевларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулу белән котлады.
    Аннан соң Нина Сердюк утырышта катнашучыларга: -Хөрмәтле депутатлар, авылдашлар, 2016 елда безнең "Вознесение Господне" чиркәвенә - 140 һәм авылның оешуына 286 ел тула. Шуңа күрә безнең өчен әһәмиятле булган вакыйгаларга тиешенчә әзерләнеп, бергә бәйрәм итсәк иде дигән үтенеч белән сезгә мөрәҗәгать итәм, - диде.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: