Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп приз Акъярга китте

30 июльдә «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә язылучылар арасында үткәрелгән приз уйнату нәтиҗәләре буенча төп бүләк 30 еллык стажлы абунәчегә – Әдәмсә мәктәбенең физкультура укытучысы Илгизәр Гайнуллинга тапшырылды. Аңа чын-чынлап бәхет елмайды.

Илгизәр безнең район газетасына 1989 елдан бирле языла. Ул үзе дә, Сабантуй батыры, волейбол буенча мәктәп командасы тренеры буларак, күп тапкырлар районның спорттагы уңышлары турындагы мәкаләләр герое булды.

- Приз - электродрель көнкүрештә бик кирәкле әйбер, - диде Илгизәр, - бу искесенә алмашка булачак.

Соңыннан ул район халкын район газетасына язылырга чакырды. Ул үзе «Яңа Чишмә хәбәрләре»н ала, бүгенге шатлыктан газетаның рус телендәгесенә дә язылырга сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев