Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп приз – стажлы абунәчеләргә

Безнең редакциядә Чуаш Чабаксарыннан ирле-хатынлы Николай һәм Любовь Гусляровлар булып китте, аларга призлар уйнатып газетабызга язылу ункөнлеге нәтиҗәләре буенча төп приз – электр ит тарткычы тапшырылды.


- Призлар уйнатуда без үзебез катнаша алмадык, язылу турында фәкать квитанцияне генә җибәрдек, - диләр Гусляровлар. – Бүләк отуыбызны белгәч, бик тә шатландык, рәхмәт сезгә.
Николай һәм Любовь Чуаш Чабаксары кешеләре. Николай инде менә 20 ел мәктәп директоры, ә хатыны 1988 елдан бирле ФАП мөдире булып эшлиләр.
- “Яңа Чишмә хәбәрләре”н район оешканнан соң беренче чыккан көненнән үк яздырып алабыз, газета кызыклы, гаиләбез белән укыйбыз. Барлык торак пунктлардан да күбрәк яңалыклар булуын теләр идек, - диделәр Николай һәм Любовь Гусляровлар приз тапшырганда.
Р.S. Укучыларыбызга шулай ук хәбәр итәсебез килә, Любовь Гуслярова ел саен үткәрелә торган “Ел табибы – Ак чәчәкләр” конкурсы призерлары өчлегенә кергән һәм үз номинациясендә җиңүчене билгеләү өчен шушы көннәрдә интернет – тавыш бирү үткәреләчәк, аның нәтиҗәләре әһәмиятле роль уйнаячак. Газета укучыларыбыздан тавышларын биреп Любовь Константиновнаны яклауларын сорыйбыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев