ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе гыйнвар аендагы тикшерүләр турында хәбәр итә
Яңа Чишмәдә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча 3 чара үткәрелгән.
2022 елның 10 мартында кабул ителгән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында«гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә профилактик чаралар үткәрелгән: 1 профилактик визит, хуҗалык итүче субъетлар өчен 1 консультация булып үткән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 1 кисәтү игълан ителгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында 1 мөрәҗәгать кергән. Мәгълүмат расланмаган.
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.
Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев