Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яңа Чишмә районы буенча алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча контроль чаралар үткәргән

    Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан 5 тикшерү чарасы үткәрелгән, 5 хокук бозу очрагы ачыкланган.

     Болар: алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау - 2 факт; алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә – 3 очрак.

    Легаль булмаган хәмер ваклап сатуда табылмаган.

    "Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында"гы 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, контрольдәге субъектлар белән үзара бәйләнешсез чаралар үткәрелгән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 2 кисәтү игълан ителгән.

    «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 2 мөрәҗәгать кергән, алар расланмаган.

    Ачыкланган бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән: Чистай шәһәр суды тарафыннан 15 000 сумлык - бер карар һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан  бер кисәтү чыгарылган. Моннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 16 мең сумлык 8 карар чыгарган, шул исәптән 1 кисәтү һәм 1се - эшне туктату турында.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: