ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде
Россия Президенты РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде, дип хәбәр ителә Мәскәү Кремле сайтында.
Шулай ук Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев