Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР ЭЭМ Казан халкына һәм кунакларга FIFA-2018 матчлары вакытында игътибарлы булырга куша

Хокук саклаучылар  гражданнарны шикле әйберләргә, предметларга һәм автомобильләргә югары дәрәҗәдә игътибарлылык күрсәтергә чакыра.

ТР ЭЭМ Казан халкының һәм кунакларның футбол буенча FIFA-2018 ЧМ матчларын үткәргән вакытта  аеруча да игътибарлы булуларын үтенә, дип хәбәр иттеләр ТР буенча ЭЭМ пресс – хезмәтенең “Татар – информ“ ИА-дан.
Республиканың хокук саклау органнары шик тудырган әйберләргә һәм автомобильләргә карата (аеруча халык күпләп  җыелган урыннарда) гражданнарның уяу булуларын һәм аерым игътибар күрсәтүләрен сорый.
Аеруча да спорт объектларына  һәм мондиальдә катнашучыларга югары кызыксыну хисләре күрсәтүчеләргә, шулай ук стадионга яисә чемпионатның башка объектларына нәрсә дә булса алып керүне сораган шикле кешеләргә карата игътибар итү кирәк.
ЭЭМ хезмәткәрләре күрсәтелгән очраклар турында Бердәм диспетчерлык хезмәтенең 112 телефоны буенча тиз арада хәбәр итәргә куша.
Татарстан Республикасы буенча Россия ФСБ Идарәсе Һәм ЭЭМ хезмәтләренең кизү тору бүлекләре номерлары буенча информацияне аноним бирү мөмкинлеге дә бар.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ: 291-35-28, 291-23-40, 291-24-40, 291-20-02.
Татарстан Республикасы буенча Россия УФСБ: 231-45-55.
Татарстан Республикасы буенча Россия УФСБ күп каналлы телефоны: 231-49-00.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев