Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган

3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашуда алар районның дини мөселман учреждениеләре эшчәнлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Җәлил хәзрәт учреждениеләр торышының яхшы булуын билгеләп үтте, район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәткә дини йортларны тиешенчә тотулары, ә район имамнарына - намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары ул Шахмай мәчетендә мәхәллә кешеләре, мәчет имамнары һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, кызыклы һәм эчтәлекле вәгазь укыды. Вәгазьнең төп мәгънәсе - Исламда гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм әхлагын саклап калу.

Вәгазьдә 100дән артык кеше катнашты. Соңыннан район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов Җәлил хәзрәткә барлык катнашучылар исеменнән эчтәлекле һәм файдалы вәгазьләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук мондый очрашуларның ешрак үткәрелүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев