Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасын Мәскәүдә тыңлаячак

    Татарстан Президенты бүген Мәскәүгә эш сәфәренә юл тота

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлаячак. Чара көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында була. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
    Анда 1,3 мең кеше килүе көтелә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре була.
    Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очрашачак.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: