Трактор, турник һәм тәрәзә каршында үскән шомырт
Авыл гаиләсе ниләр белән яши
Авыл кешеләре
Яңа Чишмәдә яшәүче Любимовларның йорты үзенчәлекле: аларның капка төбендә трактор һәм турник урын алган, ә тәрәзәгә каршы җәелеп кенә яшь шомырт үсә. Аларның йортын башкалардан аерып торган әлеге билгеләр буенча гаиләнең спорт, хезмәт һәм матурлыкны яратуын аңларга була.
Любимовлар гаиләсе өчен хәтта ял көннәрендә дә иртәнге сәгать биштә уяну кыен түгел: аларда бу инде гадәткә кергән. Олег белән Татьяна һәр иртәләрен хуҗалык буенча көндәлек эшләрне башкарудан башлыйлар. Ә кем иртә тора, шуңа Ходай үзе ярдәм итә, диләр бит.
Татьяна өчен иртән-кич биш сыерны саву, кечкенә бозауларга парлы сөт эчерү, яңа сауган сөтне урнаштыру (тәүлегенә 50 литр тирәсе), кош-кортларны карау һ.б. көндәлек эшкә әверелгән һәм ул боларның барысын да бик тиз башкара, шуңа күрә сәгать 8дә ул инде иртәнге аш әзерләү белән мәшгуль.
Олег исә йортка Татьянадан да иртәрәк чыга: аңа абзарны да чистартырга, терлекләргә азык та салырга, ишегалдын да себереп чыгарырга кирәк, әгәр дә эшкә барасы түгел икән, ул үзенә тагын да күбрәк эш табачак. Кайвакыт, хатыны дәшмәсә, ул иртәнге аш турында да онытып җибәрергә мөмкин.
«Мин эштә булганда, Татьянага хуҗалыкта улыбыз Вадим ярдәм итә», - ди Олег Александрович. - Ул миңа да техниканы ремонтлауда булыша. Үсмер чагымда үзем дә шулай әтиемнең техника белән бәйле эшләрендә катнаша идем, аннары аның белән бергә комбайнда - башта ярдәмче буларак, ә соңыннан без - Любимовлар звеносында комбайнчы булып эшләдем.
Күпләр бүген дә Любимовлар звеносының алдынгы Козловлар һәм Филипповлар звенолары белән беррәттә баруларын белә һәм хәтерли. Лидерлар өчлеге (район масштабында) үз тырышлыклары һәм игеннәрне вакытында җыеп алуның мөһимлеген аңлаулары ярдәмендә уңышларга ирешкән иде.
Үҗәтлек максатларга ирештерә
Любимовлар үз хуҗалыкларында һәрвакыт терлек тотканнар: икешәр, өчәр сыер асраганнар, шунда ук бозаулары да булган. МЭТнең баш санын арттыру турында моннан биш ел элек уйлана башлаганнар: башта байтак бәягә «яхшы» тана сатып алганнар, әмма ул көтелгән вакытта үрчем бирмәгән, димәк, сөт тә көтелгәнчә күп булмаган.
«Әлбәттә, ниятләгән эшебезнең тиешенчә барып чыкмавына без бераз борчылдык, әмма төшенкелеккә бирелмәдек - дип сөйли Татьяна. – Олег ул шундый кеше - әгәр бер уй башына керсә, ул барыбер үз дигәненә ирешәчәк. Без танышыбыз киңәше буенча тагын бер тана-бозау сатып алдык һәм бу адымыбыз уңышлы булды. Хәзер безнең абзарда (сүз уңаеннан, ул ШЯХларга ярдәм итү программасы буенча төзелгән) 8 баш МЭТ һәм бозаулар бар».
Любимовлар ашлыкны сатып та, пай өчен дә алалар. Печәнне ирләр үзләре әзерли, аларга бу эштә ике трактор ярдәм итә (шуларның берсен Олег әтисе белән бергә җыйган). Техника өр яңа булмаса да яхшы эшли, сакчыл хуҗа һәрвакыт тракторлары турында кайгырта. Шулай итеп, ирләр - печәндә, ә хуҗабикә бакчада. «Бу минем яраткан шөгылем, мин бакчамны яратам һәм анда бик тәмле яшелчәләр үстерәм», - ди Татьяна.
Хуҗалыкта терлек азыгы белән проблемалар юк. Әмма сөт сатуда алар булган һәм бүген дә булгалый. Тик хуҗалар гаделсезлеккә юл куймаганнар һәм үзләренең максатларына ирешүне дәвам итәләр.
Любимовлар сөйләвеннән: «Сөт җыючы Иван Михайлов бездән сөтне алып, җирле сөт заводына ташыганда, барысы да яхшы булды: сөткә карата да шелтәләр юк иде, түләү дә вакытында башкарылды, сөтнең бәясе дә канәгатьләнерлек иде. Һәм без теләсә нинди мәсьәләләр буенча да аның белән сөйләшә ала идек. Аннары сөт сатып алу эше Чистай сөт заводына күчте һәм шул вакыттан бирле проблемалар башланды. Сөт җыючы без тапшырган сөтнең кислоталылыгы югары булуын әйтте. Без сөтне берничә тапкыр лабораториягә илттек һәм андагы тикшерүләр сөт җыючының сүзләрен кире кагарга ярдәм итте. Әлеге экспертизаның бәясе аз түгел, әмма ул безнең хаклы булуыбызны расларга һәм шуннан бирле мондый проблемаларга юлыкмаска мөмкинлек бирде. Сөтнең бәясе (литры 25 сум) безне тулысынча канәгатьләндермәсә дә, әлегә продукциябезне сату өчен башка мөмкинлек юк, әмма без эзләнүләрдән туктамыйбыз».
Сакчыл караш белән эш итәләр
«Чын ир-ат йорт салырга, агач утыртырга, ир-бала тәрбияләргә тиеш», диләр. Ә Олег Александрович моның белән генә чикләнми: үзенең йортын яңадан планлаштыра, яңарта, төзекләндерә, утырткан агачлары да байтак, ә иң мөһиме - Любимовларның уллары да берәү генә түгел - икәү: Александр һәм Вадим. Егетләр инде зурлар. Александр армиядән соң ГТХМда хезмәт итәргә карар кылган, буш вакытында түшәмнәрне ремонтлау белән шөгыльләнә. Аның инде үз фатиры да бар. Тугызынчы сыйныфта укучы Вадим да артта калмый - кесә чыгымнарына үзе акча эшли, гәрчә әти-әнисе таләп итмәсә дә, ул үзе шулай кирәк дип тапкан.
«Улларыбыз балачактан спорт белән шөгыльләнде, ә спорт бит үзе дә хезмәт. Шуңа күрә алар кул кушырып утырырга өйрәнмәгән, безгә хуҗалыкта һәрвакыт булышалар. Минем күңелем алар өчен тыныч, әтиләре кебек яхшы, сакчыл хуҗа булырлар. Ял итәргә вакытыбыз бармы, дисәгез, бар, дип җавап бирәм. Әмма ял озак вакытка сузылмый, әлбәттә. Эшне дөрес көйләсәң, барысына да вакыт җитәчәк. Без матур урыннарга барабыз, якындагы шәһәрләргә сәяхәт итәбез. Әлегә еракларга барырга теләк юк: һәрнәрсәнең үз вакыты», - ди Татьяна.
Кичен йортка чыгып эшләр алдыннан чәй эчү. Лариса Федорова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев