Редакциягә ачу хисе ташып торган "Кристалл" ИК җитәкчесе Халит Галимов шалтыратып, Чернышевский урамындагы 25,27, 32 һәм Ленин урамындагы 28, 32, 36 нчы номерлы өч катлы йортлар буенча туган хәлләр турында хәбәр итте.
Ике ел элек әлеге йортларның һәр подъезды янында вак чүп-чар өчен урналар куелган булган. Әмма әлеге йортларда яшәүче кайбер кешеләр анда тәмәке төпчеге, тәм-том, алма һ.б. калдыклар түгел, махсус контейнерларга чаклы барырга иренеп, көнкүреш калдыклары тутырылган пакетларын ташлыйлар. Урна янында фатирларында ремонт ясаганнан соң калган чүп-чарны калдырып китүчеләр дә бар. Идарәче компания дворниклары озатуында йөргән корреспондентны кайбер йортларның балконнары астында тагы да "сокланырлык" картина көтә иде. Черек суган тутырылган пакетлар, шешәләр, теләсә нинди кәгазьләр дисеңме, кемдер, күрәмсең, гөмбә дә чистарткан, начарларын балкон астына гына ташлаган. Икенче бер якта иске кер юу машинасы ята. Бик тә ямьсез күренеш, тагы да гади итеп әйтсәк : әдәпсез бәндәләр үзләре яшәгән тирәдә үзләре үк әшәкелек тудыралар.
Дворниклар: "Йортларда яшәүчеләр, җыештырганыгыз өчен без бит акча түлибез, дип аңлаталар", - диләр. Кухняларда пакетларга җыелган ашамлык калдыклары һәм башка чүп-чарлар өчен түгел бит инде (ә кайберләре менә балкон аркылы гына ташлый)? Боларны контейнер мәйданчыгына кадәр һәркем китерә ала ич, алар янәшәдә генә, нәкъ шул максатлар өчен куелган.
Бәлки бу "тау өемен" бөтенләй кузгатмаскадыр, йортлар чүп-чарга күмеләчәк һәм шул чакта кыргый кешеләргә аң керер?
Дворниклар газетада яки мәгълүматлар стендында "Хурлык тактасы" ясарга һәм "пычрак эш"тә күзгә ташланганнарның фамилияләрен язып куярга тәкъдим иттеләр. Берне генә булса да видеокүзәтү камерасы урнаштыру турындагы мәсьәлә дә куела. Кем белә, бәлкем бу чаралар тәртипсез кешеләрне начар гамәлләреннән туктатыр?!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев