Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төрле телдә сөйләшсәк тә...

    Яңа Чишмә районында милләтара мөнәсәбәтләр торышы тулаем алганда тотрыклы булуы, төрле диндә булган һәм төрле милләт вәкилләренең тату яшәү һәм эшләүләре белән характерлана, - район территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре белән аралашканнан соң моның шулай икәнлегенә без дә инандык.

    Соңгы ун елда Татарстанда элеккеге союздаш республикалардан (иң күбе Әрмәнстаннан) чыккан күп санлы халык яши. Алар шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә үз урыннарын табалар. Соңгы ике елда гына да безнең районда 19 кеше гражданлык алган, 55 кеше - гражданлыкка ният тота һәм 29сының вакытлыча яшәп торуга рөхсәте бар. Алар арасында кыргызлар, үзбәкләр, таҗиклар, казахлар, грузиннар, украиннар бар һәм иң күбе - әрмәннәр. Безнең респондентлар барысы да диярлек рус телендә иркен итеп сөйләшә, ә һәр унынчы кеше теге яки бу дәрәҗәдә татарча белә. Рус телен өйрәнү Әрмәнстанда һәрчак хуплау таба, рус телен яхшы белү өстәмә мөмкинлекләр бирә һәм өмет уята.
    Ваган Азарян, 63 яшь, итекче. Гаиләсе белән 1994 елдан бирле Яңа Чишмәдә яши. Шушы еллар эчендә алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бары иң кечкенәсе генә әти-әнисе белән яшәп калган, ә икесе киткән. Тик еракка түгел: Зәйдә һәм Алабугада яшиләр. Азаряннар хәзер Татарстанда гомерлеккә төпләнгән.
    Ваган түбәндәгеләрне искә ала: -Егерме ел элек, без бу районга килүгә үк эш эзләп мәш килдек: эшсез әрмән - ул әрмән түгел инде. Кыскасы, документлар белән шөгыльләнергә вакыт булмады, ә рәсми рәвештә теркәлер вакыт җиткәч, кыенлыклар килеп туды: әле берсе алай түгел, әле икенчесе... Шулай да мәсьәлә уңай хәл ителде. Хәзер мин монда килүче якташларыма шунда ук яшәү өчен рөхсәтне рәсмиләштерергә кирәклеген әйтәм.
    Наира Сагинян, 30 яшь. Яңа Чишмәгә 2010 елда Әрмәнстанның Степанаванский районыннан ире һәм ике баласы белән килгәннәр, гражданлыклары әлегә юк.
    -Чит җиргә килгәч, сез нинди кыенлыкларга дучар булдыгыз?
    -Кыенлыклар һәрчак бар инде ул, ә менә зур проблемалар булмады. Миграция хезмәтенең төп шартын - рус телен белү, документлар тәртиптә булу, законны үтәү һәм торак, эш булу - боларын без үтибез.
    -Җирле халык, власть тарафыннан аңлашылмаучанлык очраклары булмадымы?
    -Киресенчә, миграция хезмәтендә безне көтеп торгандай булды: Галина Юрьевна бөтен яшәү шартларын анык итеп бәян итте, безнең белән бергә тиешле документлар алуда һәр адымыбызны күзәтеп, кирәк җирдә булышып йөрде. РҮХ-нә медицина белешмәсе алу өчен мөрәҗәгать иткәндә дә проблемалар булмады. Ә җирле халык, әрмәннәр кебек үк, игелекле, ачык.
    -Яңа Чишмәдә сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?
    -Без ирем Аркадий Туманян белән бер шәхси төзелеш оешмасында эшлибез. Минем педагогик белемем булса да (Еревандагы пединститутны кызыл дипломга тәмамладым), рус телем чиста булмагач, һөнәрем буенча эшли алмыйм. Тик бу эш тә миңа ошый. Олы улым Сурен 1 сыйныфта укый, кечесе - Гор бакчага йөри.
    -Балаларыгыз рус һәм татар балалары арасында үсә, алар белән башка телләрдә аралашалар, аларда ассимиляция булыр дип курыкмыйсызмы?
    -Без барыбыз да үзгәрәбез, ярашабыз. Безнең буын әле гореф-гадәтләрне онытып бетерми. Тик балалар... Авыл яшьләре чит сүзләрне күп куллана бит. Бик күп фильмнар карыйлар, һәрдаим Интернетта утыралар, көнбатышка ияреп бәйрәмнәр үткәрәләр, аларга ул кызыклы. Ә өйдә без әрмәнчә сөйләшәбез, туганнар белән еш очрашабыз, алар белән үз телебездә аралашабыз, үз традицияләребезне саклыйбыз. Укытучылар һәм тәрбиячеләрнең балаларыбызга карата мөнәсәбәте сокландыра, алар балаларыбызга рус телендә сөйләшергә ярдәм итәргә тырышалар, аларны татар һәм урыс мәдәнияте белән таныштыралар, калган балаларны безнең мәдәниятебез белән таныштырырга да онытмыйлар. Бәйрәм чараларында төрле милләтләргә кагылышлы концерт -чыгышлар хәзерлиләр.
    -Наира, миңа балалар бакчасында узган бәйрәмдә әрмән биюен башкару өчен костюм алып тору өчен Казанга барып, шактый акча түккәнсең дип сөйләделәр. Бу йөкләнгән эш өчен зур җаваплылык тоюмы, әллә башка нәрсәме?
    -Балаларымның дуслары әрмән милли костюмының матурлыгын үз күзләре белән күрсеннәр, улларыма да әниләрен милли киемнән күрү файдалы булыр дип тырыштым, ул һәммәсенә ошады, соңыннан шуңа охшатып курчак ясаттык, аны "Ландыш" балалар бакчасына бүләк иттек. Әгәр милли йолаларыбызны үзебез онытмасак, балаларыбыз да белеп үсәрләр дип уйлыйм. Мәгариф учреждениеләрендә үткәрелгән төрле чаралар да шуңа булышлык итәр. Әйтик, "Минем өем - минем илем" дигән темага үткән рәсем дәресендә улым Арарат тауларын ясый. Аңа "Яңа Чишмәнең матур җирләрен яса", диясем килсә дә, тыкшынмадым, үзе хәл итсен, дидем. Аннан моңа сөендем дә әле.
    -Балаларыгызга биредә ошыймы соң?
    -Без алар белән бу темага да сөйләшәбез: янәшәләрендә әти-әнисе булса, балаларга кайда да яхшы. Сурен хәзер урысча сөйләп кенә калмый, уйлавы да урысча, татар теленнән - класста иң яхшы укучыларның берсе. Тиздән безне дә татарчага өйрәтәчәк. Бездә "Ничә тел беләсең - син шулчаклы кеше буласың", дигән әйтем бар.
    -Әрмәннәрнең әйбәт төзегәннәрен беләм. Кыска гына вакыт эчендә кечкенә генә өйдән иркен, матур йорт җиткерүегезне күреп, моңа тагын бер кат инандым, хәзергә үзегез кайда яшисез соң?
    -Энем Карен, хатыны Маргарита, балалары Елена һәм Яңа Чишмәдә туган Кама (аңа хәзер 2 яшь) белән бергәләп, аларда яшибез. Йортыбыз әзер дияргә була, күченергә дә мөмкин, кер юу машинасы белән телевизор аласы гына калды. Инде аерылышасы да килми, бергә бик күңелле яшәдек, бергә җылырак та, арзангарак та төшә.
    -Өегез башкалардан аерылып тора, беренче планда биек койма түгел, ә өйгә керү юлы, бүлмәләр арасында иркен, аркалар - бусы үз стилегезме?
    -Әйе, әрмәннәр - ачык күңелле, кунакчыл халык, шуңа да өйне дусларыбыз, күршеләребез белән иркенләп аралашуга исәп тотып шулай ясадык. Эчке якта, бүлмәләрне бизәгәндә әрмән колориты бирергә тырышабыз.
    -Туган якларыгызны сагынасызмы?
    -Әйе. Бигрәк тә әти- әниләрне. Район үзәгеннән барганда стендтагы "Я люблю свой Новошешминск" дигән язуны укыгач, инде торган җиребезне дә яратканымны аңладым.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: