Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Цифрлы приставка сатып алуга компенсацияләр

2019 елда Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы эфир телевидениесенә күчкәндә, социаль якланмаган категория халыкка адреслы ярдәм күрсәтү өчен цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алу чыгымнарына бер тапкыр компенсация бирелә.Чыгымнарны компенсацияләү түбәндәге категория гражданнарга бирелә:


- ТР Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары нигезендә бирелә торган балага айлык пособие алучы 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә (шул исәптән тәрбиягә бала алган);
- ТР Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары нигезендә бирелә торган инвалид балалары булган, балага айлык пособие алучы гаиләләргә;
- ялгыз яшәүче, 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган пенсионерларга (пенсионерлардан торган гаиләләргә);
-  җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә).
Компенсацияләр фактик бәя күләмендә бирелә, ләкин 1 мең сумнан да артмый.
Документларны кабул итү һәм күрсәтелгән компенсацияләрне билгеләүне гражданинның (мөрәҗәгать итүченең) яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенең территориаль бүлеге гамәлгә ашыра.
Компенсацияләр билгеләү өчен документлар пакеты белән гаризаны Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. 2019 елның 1 декабреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев