Туган якны өйрәнү музеенда хәрби белән очрашу
18 июньдә «Вакыт барысын да хәтерли» проекты кысаларында Туган якны өйрәнү музеенда якташлары, махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей Белоглазов белән очрашу узган.
Хәрби туганнары янына кыска ялга кайткан. Шулай да Сергей балалар белән очрашырга вакыт тапкан.
Сергей очрашуга хатыны һәм улы белән килгән, аларны ул бик ярата һәм, хәтта алардан мең километр ераклыкта булганда да, үз гаиләсен онытмый.
Очрашу әңгәмә форматында узган. Бу буыннар арасындагы сөйләшү генә түгел, ә мөһим вакыйгаларда катнашучы кешедән бүгенге хәлләрне ишетү мөмкинлеге дә. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны биргәннәр, чын геройларның янәшәдә генә яшәвен, батырлык үрнәкләре турында күп нәрсәләр белгәннәр.
Яңа Чишмә гимназиясе укытучысы Гөлназ Исмәгыйлова сугышчыга Яңа Чишмә гимназиясе укучылары язган хатларны - конвертны биргән, Сергей исә аларны СВО зонасында булган хәрбиләргә тапшырырга тиеш. Сергей рәхмәт белдергән һәм, һичшиксез, аларны тапшырачагын әйткән.
Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән аның сөйләгәннәрен тыңлаганнар. Сугышчы балаларга армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сөйләгән.
Очрашу җылы шартларда узган, чакырылган кунак сугыш хәрәкәтләре, җиңүгә илтүче авыр юлда нинди сынаулар узарга туры килүе хакында әйткән. Ул үзенең дуслары, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итү, Ходайга ышану турында сөйләгән.
Очрашу ахырында барысы да сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт итүен һәм Җиңү белән тизрәк өенә кайтуын теләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев