Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган җирнең үз яме

Безнең Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында “Талир тәңкә” ансамбле бар. Өлкән яшьтәге авылдашларны берләштергән бик көчле төркем ул: атказанган исеме алдылар, телевидениедә дә берничә тапкыр чыгыш ясадылар; ирешкән уңышлары бихисап.

Менә шул ансамбльгә йөрүче Илһамия белән Рәис Усмановлар турында язасым килә бүген. «Шунда җыелышып репетицияләр ясау, сөйләшеп бер-береңнең хәл-әхвәлен сорашу безгә көч бирә, күңелләребез күтәрелә. Аралашу кеше дөньясының иң зур казанышы диеп юкка гына әйтмәгәннәрдер», - диләр алар.

Туган җирнең үз яме

Илһамия апа Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Ишле гаиләдә үскән, туганлык хисләре көчле булган зур нәсел кызы. Хәзер үзләре дә биш бала, ундүрт оныклы көчле оя алар. «Балаларның яшәр урыннары бар, тәртиплеләр, булдыклылар, чын күңелдән балаларыбыз белән горурлана алабыз. Безнең күңелебез тыныч, барасы җиребезгә барып, кунак булып кына йөрисе», – шулай ди Илһамия апа. Әнисенә охшап җор телле, телгә кесәгә керми торган шаян табигатьле апа ул. Әнисенең тагын бер бик яхшы гадәтен үзенә үрнәк итеп алган: бурычка алырга яратмый, булганны җиткерә белә. Монысы да ишле гаиләнең тормышын ныклы итүче сыйфат. Шигырьләр дә язгалый Илһамия апа. Бик тәмләп кенә кавышу тарихларын да бәян итте.

Казанда Ленин мәдәният сараендагы кичәдән соң гардеробта киемнәре бергә туры килгән икән. Рәис абый, кызның пальтосын алып биргәч, озатып та куйган. «Һәм шул кеше кырык тугыз ел мине хөрмәт итеп, ярдәм итеп, гаиләдә булган авыр эшләрне үз өстенә алып, мине бәхетле иткән кадерле кешем булды. Танышканчы ук ишеткән, күргән, ләкин игътибар итмәгән булганмын икән мин аңа. Безнең яшьлектә «пятачок»лар бар иде бит. Ул шунда матур итеп гармунда уйнап җырлый иде:

Кызлар кия кызыл чалбар,

Безгә карасы да юк.

Хәзер кызлар үзе килә,

Барып аласы да юк.

Әй, шунда ачуым килгәне! Хәзер киләбез, көтеп тор, диеп кайтып баруым истә...» Рәис абыйны кулъяулыклар бүләк итеп армиягә дә озатып кала ул. Аннары Авиатөзелеш заводында эшләгәндә авырып киткәннән соң, табиблар коры климатлы җир кирәк дигәч, Таҗикстанга китеп бара. Егетем, яратса яныма килер, дип уйлый. Һәм шулай була да. Өйләнешеп шунда яшәп калалар. Унбиш ел матур гына яшәп биш балалары туа.

«Бер шундый вакыт җитә икән: адәм баласының фикерләве үзгәрә. Торган җирең нинди генә рәхәт булса да, туган җир тарта башлый икән. Балаларны да чит жирдә таратасы килмәде» дип аңлата алар Чаллыга кайтуларын. Ә Чаллы Башына кайтып урнашулары Рәис абыйның әнисе үлгәч була: нигез йортны ятим итәселәре килми. Һәм кайтуларына бер генә тапкыр да үкенмиләр. Хезмәт хакын вакытында түләмәгәндә дә, кыенлыклар аша йорт яңартканда да... Йорт-җирләрне төзүдә ике як туганнарының да зур өлеше керә. Бигрәк тә җизниләре Хаметшин Рәис гаиләсенә, Усманов Хафиз абый гаиләләренә рәхмәтле алар. Күршеләрнең дә ярдәмчеллеген шул вакытта аңлыйлар. “Чаллы Башын бик үз иттем. Бу авыл халкы тәртипле, ярдәмчел, уңган-булган, эшне бик тиз тота торган халык. Авылга кайткан елларда чөгендер үстерү бар иде күмәк хужалыкта. Беренче көнне чәй, ризык төяп бардык; янәшә күршеләр белән утырып, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрбез диеп уйлыйм үземчә. Кая ул! Баш күтәрми эшлиләр. Чаллыбашларының эшкә батыр икәннәрен беренче тапкыр шунда күрдем», - ди Илһамия апа көлә-көлә.

Авылга кайткач, икәү парлашып фермада эшлиләр. Алдынгы эшчеләр булалар, ел саен район күләмендә бүләкләнәләр. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Икесе дә җиде дистәне тутырганнар. 2023 елда унҗиденче майда Рәис абыйга җитмеш бер тулган. «Унҗиде!» – ди ул, йөрәгенең һаман яшь булуын искәртеп.

Үзенә кирәк эшнең барысын да эшли ала Илһамия апа. Кызлар кечкенә вакытта матур итеп күлмәкләр тегә, бәйли. Тегү машинасына да быел 50 ел булган икән. Хәзер дә шуның янында ни булса да тегеп, тарайтып, кыскартып утырырга ярата. Бакчалары зур: җиләк, крыжовник, карлыганны күп үстерәләр. Хәтта йөземнәре дә бар. «Тормыш иптәшем бик уңган булды, көннәр буе ишек алдында эшләп йөри. Чыгып чакырмасаң, чәен-ашын да истән чыгара», - дип мактап куярга да өлгерә Илһамия апа. Менә шулай бер-берләренә тиң булып, бер-берләренең кадерләрен белеп, тормышның тәмен табып яшәп яталар алар авылда. Эше барның – ашы бар шул. Күңел җылысы биреп үстергән, караган, эшләгән бар эшләренә куанып яшиләр. Һәм, әлбәттә, имин дөньяларда сәламәт көе, балаларының, онык-оныкчыкларының да бәхетле булуын күреп яшәргә телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев