Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тугыз айда Яңа Чишмә районында 72 бала туган

Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 9 аенда 72 бала туган.

- Әлбәттә, туучылар саны күбрәк, чөнки безнең районда теркәлгән яшь әниләр, туган балаларын районнан читтә рәсмиләштерәләр, - ди ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова.

72 сабыйның 41-е малай һәм 31 кыз (2019 елда 9 айда 64 бала, шул исәптән 36 малай һәм 28 кыз туган). Гаиләдә 19 бала беренче, 26сы - икенче, 18е - өченче һәм 9 бала - дүртенче бала булып туган.

Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан ике тапкырга диярлек күбрәк – 9 айда 135 кеше (65 ир-ат һәм 70 хатын-кыз) вафат булды, ә 2019 елда 9 айда 160 кеше (68 ир-ат һәм 92 хатын-кыз) вафат булган иде.

Агымдагы елда коронавирус аркасында туйлар саны 2019 ел дәрәҗәсеннән шактый кимрәк (2020 - 35, 2019 - 68). Аерылышулар саны якынча бер үк төрле - агымдагы елда 20 һәм 2019 елда 24.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев