Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Турыдан-туры диалог: хакимият-бизнес

Район эшкуарлары белән чираттагы очрашу яңа форматта узды. Район җитәкчелеге, районара салым, экология хезмәтләре, Роспотребнадзор вәкилләре белән " туры диалог» та алар кече һәм урта бизнес алып баруның иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Районда эшмәкәрлекне тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру, аның сәнәгать һәм сәүдә, КФХ һәм гаилә фермалары өлкәсендәге казанышлары һәм резервлары турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар сөйләде. Шуның белән бергә буш урыннар да кала бирә. Алар арасында район башлыгы Вячеслав Козлов муниципаль заказ буенча тәэмин итүне, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне, сәнәгать төркемен, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсен һәм башкаларны атады. Эшкуарларның үз бизнесларын алып бару проблемалары буенча фикерләрен таратылган сораштыру битләре ярдәмендә һәм телдән «сорау-җавап» рәвешендә ачыкладылар. 
Очрашуда катнашучыларга эшмәкәрләргә күрсәтелә торган КФҮ хезмәтләре турында сөйләделәр: ИП, КФХны теркәү, ябу һәм һ.б. - Гәрчә аларны үтәү вакыты бик күп нәрсәләргә бәйле булса да, - дип тәнкыйди төстә билгеләп үтте район башлыгы. 
2019 елдан салым сәясәтендә күп яңалыклар кертелә. Эшчәнлек төрләре буенча НДС ны 20% исәпләү шартлары һәм ташламалар, «үзмәшгульлек» кә яңа салым, эшмәкәрләр өчен салым төрләре буенча үзгәрешләр, салымнар һәм иминият взносларын түләү сроклары һәм башкалар турында Чистай районара салым хезмәте вәкиле сөйләде. Бу үзгәрешләр белән бәйле рәвештә КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев хисапчылар өчен кварталга бер тапкыр укулар оештыруларын сорады. Эшмәкәрләрнең салым хезмәтенә кагылышлы сораулары җитәрлек булып чыкты. Мәсәлән, 2-3 сумга салым бурычы булган очракта, счетларга арест салу турында. Салым хезмәтеннән 2 шәр ай көтәргә кирәк булган документсыз  счетлар буенча барлык операцияләр дә туктала. КФХ башлыгы Александр Хорьков транспорт салымы буенча сорау бирде. Ул ТР югары башкарма власть органнарына транспорт салымына авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән кулланылган ягулык бәясен кертү турында үтенеч белән чыгарга тәкъдим итте. 
Роспотребнадзор вәкиле киләсе елда эшкуарларны нинди тикшерүләр көтүен сөйләде: «Без тикшереп кенә калмыйча, консультация дә бирәчәкбез», - диде.
Район эшмәкәрләр советы рәисе Рамил Нуртдинов үзенең чыгышында, кече бизнесның бүгенге проблемаларына кагылып, эшмәкәрлек мәсьәләләрен аңлаганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, «бизнес-хакимият» диалогын алып баруда яхшы эшләүләрен билгеләп үтте.
Эшмәкәрләр бизнес алып баруның төрле файдалы темалары турында фикер алыштылар. Ахырда Вячеслав Козлов анкета нәтиҗәләре турында сөйләде һәм ачыкланган проблемаларны игътибарга алды. Районда кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, ул бездә эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, район икътисады үсешенә ярдәм итүче актив эшлекле кешеләр табылуын билгеләп үтте.
Соңыннан районның актив эшкуарларын бүләкләү булды. Сәүдә итүне һәм җәмәгать туклануын модернизацияләү өлкәсендә иң яхшы эшмәкәр буларак Людмила Арбузова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;  яшь эшмәкәрләр: бизнесның күп яклы үсешенә керткән өлеше өчен – Фәнил Саматов, районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен – Александр Мишагин, югары профессиональлелеге, иҗади эзләнүләре һәм тырыш хезмәтләре өчен – Эдуард Азарян, авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүдә активлык күрсәтүе өчен – Сергей Котов, эшмәкәрлек инициативасы, нәтиҗәле бизнес-идеяне булдыру һәм тормышка ашыра алуы өчен Александр Морозовлар район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.  

Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев