Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш хезмәт эзсез калмаган

"Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ механизаторы Исхак Ибраһим улы Нәҗиповка ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелгән. Шул ук Указ нигезендә Исхакның сеңелесе - Рузалия Ибраһим кызы Фәхретдинова да "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы терлекчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булган. -Әлеге яңалыкны белгәч, син нинди...

"Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ механизаторы Исхак Ибраһим улы Нәҗиповка ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелгән. Шул ук Указ нигезендә Исхакның сеңелесе - Рузалия Ибраһим кызы Фәхретдинова да "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы терлекчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булган.

-Әлеге яңалыкны белгәч, син нинди хисләр кичердең? - дип сорадык Исхак Ибраһим улыннан.
-Мин сеңелем өчен чын күңелдән сөенәм: ул бу исемгә лаек,- дип җавап бирде Исхак.
-Ә үзем турында дөресен әйтим - көтмәгән идем һәм беркайчан бернинди исем турында да уйламадым, тик республика хөкүмәтенә һәм агрофирма җитәкчелегенә шундый хөрмәт өчен рәхмәтлемен.
"Кулон" агрофирмасы генераль директоры Линар Шамагсумов Нәҗип турында болай ди:
-Һәр эшнең остасы ул, киң профильле тракторчы-машинист, намуслы, тыйнак кеше.
-Техниканы ярата һәм аны шәп белә, 40 ел кырда, чәчә, тырмалый, культивацияли, уңыш урып җыя, барлык эшләрнең агротехник методларын белә, трактордан комбайнга бик җиңел күчеп утыра, - дип өстәп куйды алда әйтелгәннәргә агрофирманың МТМ мөдире Ринат Шакиров.
Исхак Нәҗипов безгә үзенең хезмәт юлын ничек башлап җибәрүен сөйләде. 14 яшеннән Яңа Ибрай авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Мәктәптә 8 нче сыныфтан 10 сыйныфка чаклы тракторчы-машинистка укыган, аны тәмамлаганнан соң кыз туганнары янына Красный Октябрьгә күчкән һәм үзенең беренче тракторын кабул иткән. Бу чылбырлы ДТ-75 тракторы була. Ә аннары армиядә хезмәт иткән һәм кабат инде үзенә якын булган совхоз кырларына эшкә кайткан. Төрле техникада һәм, хәтта, бик еш кына үзенә ремонтларга туры килгән иске тракторларда да эшләгән, димәк, бу инде техниканы җентекләп өйрәнгән дигән сүз.
"Кулон" агрофирмасы Красный Октябрь җирләренә килү белән күп нәрсә үзгәргән.
-Яңа техника, чыннан да, кешеләр өчен ясалган. Аларда эшләү һәр механизаторның хыялыдыр, мөгаен. Хезмәт хакы яхшы, урып-җыю чорының ике сезоны эчендә җиңел машина алырлык акча эшләргә мөмкин. Тик мин үземнең "җиделе" машинам белән әлегә аерылырга теләмим. Вакыты җиткәч, алыштырырмын әле, - диде Исхак. Сөйләшүләр барышында шунысы ачыкланды, ул әлеге һөнәр турында хыялланмаган булган. Аның яшьлегендәге хыялы безнең өчен сер булып калды, тик бүгенгесе көн теләге уңаеннан ул болай диде: Пенсиягә чыкканчы сәламәтлегем булып, җиде (әлегә) оныгымны тәрбияләшергә дә калсын иде, дип телим. Хатыным Марина белән өч кыз тәрбияләп үстердек, улларыбыз булмады, аның каравы оныкларымның икесе ир бала. Буш вакытларымда балык тотарга яратам, оныкларымның да барасы килә, берәр сәгать узуга өйгә кайтасылары килә башлый, үссеннәр әле, тырышлыкка һәм түземле булырга да өйрәтермен.
-Зур балык тотканың булдымы?
-Эшем дә, мавыгуым да тыныч һәм аяз көннәр сорый. Икесенең берсен сайлыйм инде - эшкә барам. Бәлки шуңа да әллә ни күп балык тоттым дип мактана алмыйм, шулай да кармак белән ике килолы чуртан тоткан булды.
Исхакка, яшьлек хыялыңның тормышка ашмавына үкенмисеңме, дип биргән соравыма ул җилкәләрен генә җыерды, тик күзләрендә үкенү хисе чагылмады. Димәк, ул тормышыннан канәгать.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев