Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тыл хезмәтчәне Пелагея Глушковага 90 яшь тулды

    Президент Путинның Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда батырлык кылган кешеләрне юбилейлары белән котлаулары дәвам итә, ә бүген алар яшьләр өчен бәяләп бетергесез үрнәк тә булып тора әле.

    Пелагея Александровна Зорина (хәзер Глушкова) 1931 елның 24 октябрендә Волчья Бистәсендә күп балалы Зориннар гаиләсендә туа. Гаилә сугышка кадәр дә бай яшәмәгән,  әмма бирешмәгән: әтисе һәм әнисе авыл хуҗалыгында эшләгән, сыер да асраганнар.  Сугышның беренче көннәрендә үк әтиләрен фронтка алалар. Менә шул вакытта гаилә тормыш авырлыгын тоя башлый: ачлык, салкынлык, балалар көче җитмәслек хезмәт һәм фронттан килгән кара кәгазь... Тик нәкъ менә шул вакытта балаларда нык холык формалаша да инде. Пелагея Александровнаның хәтерхатирәләре, әлбәттә, бик авыр: «Минем бөтен гомерем эштә үтте. Дүрт апам белән фермада сыер савучы, кырда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, авыл хуҗалыгын күтәрдек (комбайнда чак кына үлми калган очрак та булды). 1953 елда авылдашым Валентин Глушковка кияүгә чыктым.  Тату яшәдек, дүрт балабыз булды, эшләдек. Валентин тормышны, музыканы яратты, аның патефоны бар иде, үзе музыка коралларында уйный белмәгәнлектән, гармун сатып алды һәм балаларга: «өйрәнегез», - диде. Беренче булып Тоня, ә аннары Таня уйнарга өйрәнде, тиктормас малайларны, әлбәттә, күбрәк техника кызыксындырды. 1965 елда ирем фаҗигале төстә һәлак булды. Дүрт бала белән ялгыз калдым: өлкәне Тоняга – 11, Татьянага – 9, Сашага - 6, ә кечесе Коляга нибары 4 кенә яшь иде. Миңа бик авыр булды, чөнки янәшәмдә таянырлык кеше юк иде бит, балаларыма да мәшәкатьләр өстәлде».

    Әнисенең язмышы турында сөйләүне кызы Татьяна Валентиновна Иванова дәвам итте: «Әни дуңгызлар фермасында эшләде, колхоз идарәсе заказы буенча бригадага икмәк тә пешерде, чөнки пекарня юк иде. Әни безгә үзе киемнәр текте.  Безнең мал-туар да күп булды: сыер, сарыклар, дуңгызлар, казлар һәм үрдәкләр асрадык. Әни май һәм каймак сатты, сөтне һәм йомырканы дәүләткә тапшырды.  Ә кышкы озын кичләрдә оекбашлар бәйләде һәм аларны да шәһәрдә сатты, менә шулай яшәдек инде. Ул чакта печән юк иде, бөтен гаиләбез белән кыяклар җыярга йөрдек: әни чапты, ә без аларны ярга ташып киптерәбез дә, ат белән өйгә алып кайта идек, агач ботакларыннан (куаклардан) сарыкларга көлтә бәйләдек, һәр җәйне абыем Александр белән утын әзерләдек, ә Тоня өйдә эшләде, керосинкада ашарга пешерде (соңыннан ул озак еллар Алексеевскидагы җәмәгать туклануында технолог булып эшләде). Ә кичләрен без урам
    га әтинең патефонын алып чыгып аның яраткан җырын тыңлый идек. Чистайга даими яшәү урынына күчкәндә без патефонны авылда калдырдык, хәзер моңа бик нык үкенәбез. Кызганычка каршы, саклап кала алмаган әйберләрне һәм кешеләребезне бик тә кызганабыз. 18 яшендә энем Николай фаҗигале төстә һәлак булды.

    Әнинең: «Мин сезне булдыра алганча сакладым бит. Ни өчен соң син, Коленька, менә хәзер мине ташлап киттең», дип елаганын әле дә хәтерлим. Хәзер әниебезнең кичергәннәрен искә алуы да авыр». 1971 елда Глушковлар үз йортларын бистәдә саталар һәм Чистайга күчәләр.   Шәһәр аларның тормышларын күп якка үзгәрткән, әмма гаиләдә бер-беренә үзара ярдәмләшү һәм туганның кадерен белү хисе үзгәрмәгән. Антонина Казан кооператив техникумының икенче курсында укыган, Татьяна педагогика училищесына укырга кергән, ә малайлар 7 нче шәһәр мәктәбендә укуларын дәвам иткән. Йортлары әйбәт булган, әниләре мамык кәҗәләре асраган һәм мамык шәлләр бәйләп базарда саткан.

    1975 елда Пелагея Александровна өчен яңа тормыш башлана: ул акыллы һәм тәртипле ир-атка кияүгә чыга. Николай Платонович Бондаренко юл мастеры булып эшләгән, игътибарлы һәм кайгыртучан кеше булган. 35 ел бергә гомер иткәннәр алар. Ул 2010 елда вафат булган. Пелагея Глушкованың балалары инде үзләре гаиләле: Антонина - Алексеевскида, Татьяна Иванова (Глушкова) – Красный Октябрьдә, сүз уңаенда, ул баянда уйнарга өйрәнгән һәм бүген аның үзенең «Задорушка» иҗат коллективы бар (репертуарына әти-әнисенең яраткан җырларын кертә),

    Александр Чаллыда яши, ул юл төзелешенең атказанган хезмәткәре, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге хөкүмәт бүләкләренә ия.

    Балалары буш калган йортта әниләренең ялгызы гына яшәвен теләмәгәннәр һәм аны үзләренә чакырганнар. Хәзер ул Красный Октябрьдә яши, ә балалары, 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы аның фатирында еш кунаклар.

    Монда барлык бәйрәмнәрдә котлау сүзләре белән мәктәп укучылары - яшьармиячеләр, җирле һәм район хакимияте вәкилләре килә, ә Пелагея Александровна аларны шатланып каршы ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: