Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү буенча икеайлык

Күркәм традиция буенча ел саен яз җитүгә район халкы, оешма, учреждение хезмәткәрләре йорт тирәләрен, урамнарны, административ бина тирәләрен, территорияләрне, беркетелгән участокларны җыештырырга, чистартырга, тәртипкә китерергә керешә. Һәм бу эшләрдән соң районыбыз ямьләнеп кала. 20 мартта район башкарма комитеты 2015 елның 1 апреленнән 31 майга чаклы районның торак пунктларында төзекләндерү, санитар-экологик...

Күркәм традиция буенча ел саен яз җитүгә район халкы, оешма, учреждение хезмәткәрләре йорт тирәләрен, урамнарны, административ бина тирәләрен, территорияләрне, беркетелгән участокларны җыештырырга, чистартырга, тәртипкә китерергә керешә. Һәм бу эшләрдән соң районыбыз ямьләнеп кала.
20 мартта район башкарма комитеты 2015 елның 1 апреленнән 31 майга чаклы районның торак пунктларында төзекләндерү, санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрү турында карар кабул итте. Шушы чорга төгәл чаралар планы төзелде.
Территорияләрне, юлларны һәм юл кырыйларын, урман посадкаларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, производство базаларын җыештыру һәм чистарту, яшелләндерү һәм агачлар утырту, бина алларын, коймаларны ремонтлау һәм буяу, юллардагы чокырларны ямау (ремонтлау), зиратларны төзекләндерү һәм чистарту, чәчәк түтәлләре, парклар һәм скверлар ясау (быелгысы ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде), санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү һ.б. буенча байтак эшләр билгеләнде.
Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә район штабы ике айлык барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк. Атна саен шимбә өмәләре үткәрү планлаштырылды һәм Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү елында без 9 майга чаклы районда тәртип һәм чисталык булдырырга тиешбез.
Үзеңнең кече ватаның өчен җаваплылык, барыннан да бигрәк, бергәләшеп аны тагы да уңайлырак һәм матуррак итәргә тырышканда беленә. Бергәләшеп кенә без үзебезнең йортыбызны, урамны, авылны тагы да чистарак һәм төзегрәк итә алачакбыз.
Районыбыз йөзе үзенең матурлыгы белән безне, яңачишмәлеләрне генә түгел, ә районыбыз кунакларын да сөендерсен өчен барысын да эшләрбез. Туган ягыбыз хакына тырышлыгыбыз районның уңышлы үсешенә нигез булачак.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X