Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү буенча икеайлык башланды

    Күркәм традиция буенча ел саен яз җитүгә район халкы, оешма, учреждение хезмәткәрләре йорт тирәләрен, урамнарны, административ бина тирәләрен, территорияләрне, беркетелгән участокларны җыештырырга, чистартырга, тәртипкә китерергә керешә. Һәм бу эшләрдән соң районыбыз ямьләнеп кала.

    25 мартта район башкарма комитеты 2016 елның 1 апреленнән 31 майга чаклы районның торак пунктларында төзекләндерү, санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрү турында карар кабул итте. Шушы чорга төгәл чаралар планы төзелде, оператив штаб оештырылды.
    Территорияләрне, юлларны һәм юл кырыйларын, урман посадкаларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, производство базаларын җыештыру һәм чистарту, яшелләндерү һәм агачлар утырту, бина алларын, коймаларны ремонтлау һәм буяу, юллардагы чокырларны ямау (ремонтлау), зиратларны төзекләндерү һәм чистарту, чәчәк түтәлләре ясау, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү, ККК полигоннарында һәм үләт базларында тәртип урнаштыру һ.б. буенча байтак эшләр билгеләнде.
    16 һәм 23 апрельдә, 6 һәм 21 майда шимбә өмәләре үткәрү, атна саен чәршәмбе көннәрендә территорияләрне чистарту һәм 14 майда "Урман утырту көне" акциясендә катнашу планлаштырыла.
    Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә район штабы ике айлык барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.
    Үзеңнең кече ватаның өчен җаваплылык, барыннан да бигрәк, бергәләшеп аны тагы да уңайлырак һәм матуррак итәргә тырышканда беленә. Бергәләшеп кенә без үзебезнең йортыбызны, урамны, авылны тагы да чистарак һәм төзегрәк итә алачакбыз.
    Районыбыз йөзе үзенең матурлыгы белән безне, яңачишмәлеләрне генә түгел, ә районыбыз кунакларын да сөендерсен өчен барысын да эшләрбез. Туган ягыбыз хакына тырышлыгыбыз районның уңышлы үсешенә нигез булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: