Уңай эшләр байтак, тик кимчелекләр дә юк түгел
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре белән үткәрелгән киңәшмәдә икътисадый күрсәткечләр нисбәтеннән хуҗалыкларның эшчәнлегенә анализ ясалды, бу хакта район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисадый мәсьәләләр буенча консультанты Энҗе Шәйдуллинна мәгълүмат бирде.
Хуҗалыклар эшчәнлеген тәгаен анализлаудан күренгәнчә, кемдер җитештерүне арттырып, үзенең матди-техник базасын ныгыта, ә кайбер хуҗалыклар кайбер күрсәткечләр буенча ирешкән позицияләрен дә югалталар.
"Татарстан" агрофирмасында (җитәкчесе Гомәр Сөләйманов, 14 ел шул эштә) кырларның уңдырышлылыгы һәм 1 баш сыердан савым 2008 елгы дәрәҗәгә карата 82 процент тәшкил итә. Биредә дуңгызлар бетерелгән. 2012 елда, чагыштырма бәяләрдә, тулаем продукция 8,8 млн. сум тәшкил иткән, бу 2008 елгы күрсәткечкә карата 59 процент. Җитештерүне һәм продукция сатуны киметү акчалата выручканың кимүенә (барлыгы 6 млн. сум) китергән.
Уңай яктан МЭТ-нең баш саны 11 процентка, сөт сатуның 21 процентка артуын билгеләп үтәргә мөмкин. Хезмәт хакы да 1,6 мәртәбә артып, хәзер ул 10092 сум тәшкил итә.
Гомуми нәтиҗә: "Татарстан" а/ф кайбер күрсәткечләр буенча алган позициясен югалткан, бу тулаем табышның һәм продукция сатудан кергән акчаның кимүенә китергән.
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖтә (җитәкчесе Татьяна Белоглазова, бу эштә 3 ай) 2008 ел белән чагыштырганда сыерларның баш саны 100гә, сарыкларныкы 95 башка кимегән. Хуҗалыкта җитештерү чыгымнары югары, агымдагы бәяләрдән 1 сумлык тулаем продукция җитештерү өчен 1 сум 10 тиен акча тотыла, бу алган табышның һәм рентабельлелекнең кимүенә китерә.
Уңай үзгәрешләр: сөт саву 4771 кг-нан 6696 кг-га җиткән, сөт җитештерү - 15, ит- 13, бөртек сату 25 процентка арткан. Мәгълүм ки, 2008 ел белән чагыштырганда акчалата выручка 39%ка артып, 36 млн. сум тирәсе тәшкил иткән. Уртача айлык хезмәт хакы - 9334 сум.
"Игенче" ҖЧҖ (җитәкчесе Рамил Якупов, бу эштә 8 ел) сөрү җирләре 20%ка кыскартылган, бөртеклеләр уңышы гектарына 30дан 20 ц-га калган, сөт җитештерү 179 тоннага кимегән. 1 сумлык тулаем продукция җитештерүгә киткән чыгым - 1 сум 8 тиен. Уңай яктан МЭТ-нең баш саны 21%ка, шул сәбәпле ит җитештерү 81%ка артуны әйтергә мөмкин. Уртача айлык хезмәт хакы - 7913 сум.
"Козлова М.И." КФХ-да (җитәкчесе Мария Козлова, бу эштә 6 ай) бөртеклеләрнең уңышы 28%ка, сыерларның баш саны 80гә кимегән. 2008 ел белән чагыштырганда бөртек сату 47% тәшкил итә (15 млн. сум акча югалтылган).
Бу хуҗалыкта уңай эшләр байтак. Рентабельлелек 31% (районда иң югары) тәшкил итә, сөт сату - 21, ит 68%ка арткан. 1 сумлык тулаем продукция җитештерүгә 59 тиен генә сарыф ителгән. Уртача хезмәт хакы - 8951 сум.
"Зубов В.С." КФХ-да (җитәкчесе Владимир Зубов, бу эштә 9 ел) бөртек җитештерү (игү) һәм сату, сыерларның баш саны (36 га) кимегән. 2012 елда 2011 ел белән чагыштырганда ягулык-майлау материалларына киткән чыгымнар 30%ка арткан, бу исәп һәм контрольнең катгый булмавы турында сөйли. 1 сумлык тулаем продукция җитештерүгә 1 сум 13 тиен акча тотыла. Шул ук вакытта акчалата выручка арткан (барлыгы 21,8 млн. сум), 1 баш сыердан сөт саву - 31%ка, сөт һәм ит сату - 5-8%ка арткан. Биредә симертүдәге МЭТ-нең уртача тәүлеклек артымы да югары. Уртача хезмәт хакы - 7306 сум (бу - түбән).
"Скоков Н.А." КФХ-да (җитәкчесе Николай Скоков, бу эштә 2 ел) бөртеклеләр уңышы 19%ка кимегән, ашлык сату 2008 елга карата нибары 26% тәшкил иткән, сыерлар 35 башка кимегән. Уңай үзгәрешләр: сөт сату 23%ка арткан, сарыклар асрый башлаганнар, ит җитештерү 2 мәртәбә, аны сату 5,7 мәртәбә арткан. 1 сумлык тулаем продукция җитештерүгә 89 тиен акча тотыла. Шул ук вакытта уртача айлык хезмәт хакы бик түбән - 6316 сум.
"Садыйков М.Х." КФХ-да (җитәкчесе Марат Садыйков, бу эштә 13 ел) ашлык җитештерү - 56%, сыерларның баш саны 20гә кимегән. Уңай яктан бөртеклеләрнең уңышы артуны (30ц/га чаклы) һәм сөт сатуның артуын (45%ка) әйтеп узарга кирәк.
Дуңгызлар һәм сарыкларның баш саны, тулаем продукция, акчалата выручка (табыш 3 млн. сумнан артык) арткан. Уртача хезмәт хакы - 8644 сум.
"Вәлиев Ф.Р." КФХ-да (җитәкчесе Фәргат Вәлиев, бу эштә 7 ел) 2008 ел белән чагыштырганда бөртеклеләрнең уңышы гектарына 14,5 центнерга кимегән, бу исә тулаем продукциянең 18%ка кимүенә китергән.
Шул ук вакытта мөгезле эре терлекләрнең (МЭТ) баш саны 2,7 мәртәбә, сөт җитештерү - 3,5, ит 8,6 мәртәбә арткан. Акчалата выручка 8,5 млн. сум тәшкил иткән (2008 ел белән чагыштырганда арту - 6 мәртәбә), КФХ-да рентабельлелек - 29%, уртача хезмәт хакы - 7892 сум.
"Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да (җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, бу эштә 6 ел) сыерларның баш санын киметкәннәр, аның каравы аларның продукт бирүчәнлеге арткан, сөт җитештерү 24%ка, ит җитештерү дә арткан.
"Нурхамәтов З.М." КФХ-да (җитәкчесе Зөфәр Нурхамәтов, бу эштә 9 ел) бер минус бар - дуңгызлар бетерелгән. Сөт, ит җитештерү, МЭТ саны арткан.
"Савельева Л.И." КФХ-да (җитәкчесе Александр Савельев, бу эштә 10 ел) 2008 ел белән чагыштырганда уңай динамика күзәтелә: МЭТ-нең, дуңгызларның баш саны, сөт саву, ит җитештерү - арткан.
"Кулон" агрофирмасында (җитәкчесе Линар Шәмәгсумов, бу эштә 2 ай) 260 ка якын кеше эшли, 2008 ел белән чагыштырганда барлык күрсәткечләр дә арткан, бигрәк тә терлекчелектә уңай үсеш динамикасы күзәтелә.
Күп кенә вак фермер хуҗалыкларында соңгы 5 елда терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә продукция җитештерү һәм сатуның артуы - уңай тенденция күзәтелә.
Хуҗалыклар эшчәнлегенә бирелгән анализга йомгак ясап,шуны әйтергә кирәк: җитештерүдә булганны саклап тоту, даими катгый исәп һәм контроль булдыру, хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудыру, аларның хезмәт хакларын арттыру (үсеш резервы бар), прогрессив һәм нәтиҗәле технологияләр куллану районның авыл хуҗалыгы оешмаларының уңай эшләвенә һәм бөтенәюенә китерәчәк.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев