Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылар кайнар аш белән туклана

Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә мәктәп  ашханәләре яисә шуңа җайлаштырылган биналар бар.

Икенче һәм өченче тәнәфесләрдә балалар утырып ашар өчен  урыннар җитәрлек.
Мәктәп ашханәләренең барысы да кирәкле кадрлар белән комплектланган. Кухня  хезмәткәрләренең билгеләнгән үрнәктәге бердәм медицина кенәгәләре  бар, анда медицина тикшеренүләренең нәтиҗәләре, гигиена  хәзерлеге  һәм аттестация үтү турында  язылган.
Белем бирү учреждениеләренә туклану  продуктларын кайтаруга хокук тендер нәтиҗәләре  буенча  конкурс нигезендә башкарыла.  Хәзергесе вакытта мәктәп ашханәләрен норматив таләпләргә туры  китереп тавык ите һәм туңдырылган балык белән  тәэмин итүнең аерым моментлары хәл ителә.
 - Сөт продукцияләрен кайтаруга тендерны кабат Яшел Үзән сөт комбинаты отты, - дип хәбәр итте телефоннан мәгариф бүлегендә туклану буенча белгеч Юлия Кузнецова. - Комбинат инде менә өченче ел районның мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә һәм мәктәпләргә сөт, май, каймак, эремчек, сыр, ряженка китерә, продукция сыйфатына шикаятьләр юк. Ярма, макарон  һәм  кондитер әйберләре, балык, көнбагыш мае, шикәрне “Форсат“ ҖЧҖ, икмәкне - “Нур“ ҖЧҖ, сыер итен – шэ “Лидер“ (Чистай шәһәре), яшелчә һәм җиләк-җимешләрне (балалар бакчаларына)  шэ Хамракулов китерә.
Район  мәктәпләрендә укучылар 100 % кайнар аш белән тәэмин ителгән, барлыгы 1421 бала. Туклану буенча районның  үзәкләштерелгән  бухгалтерия белгечләре тарафыннан якынча ике атналык меню төзелгән, ул Роспотребнадзор һәм мәгариф бүлеге начальнигы белән килешенә. Шушы үрнәк меню нигезендә һәр мәктәп үз менюсын булдыра.
Бер укучыга туклану өчен көненә 7 сум 10 тиен күләмендә субсидия бүлеп бирелә. Ата-ана взносының уртача бәясе 24 сум 80 тиен. Моннан  тыш, мәктәпләрдә озайтылган көн төркемендәге балалар өчен  кайнар  аш оештырыла, аның бәясе 12 сум  20 тиен.
Үткән елда районның 14 мәктәбеннән  88  укучы бушлай тукланган. Быел РМБ комиссиясенә мәктәпләрдән бушлай туклануга 130 заявка кергән, хәзер барлык заявкалар экспертиза уза.
Бушлай туклануны 1 октябрьдән оештырырга  ниятлиләр. 2018-2019 уку елында барлыгы 177 уку көне. Туклануның уртача бәясе, субсидияне исәпкә алмыйча, 24 сум 80 тиен тәшкил итә. Нәтиҗәдә кайнар аш белән тәэмин итүгә ата-аналар чыгымы  бер балага - 4389 сум 60 тиен  (177 х 24,8).   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев