Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укулар башланды

9 октябрьдә Горшково авылында Өченче яшь университетының “Туган як тарихы“ факультеты үз эшен башлап җибәрде. Әлеге факультет тыңлаучыларын укытуны Яңа Чишмә районының 20 нче номерлы китапханә системасы филиалы үткәрә.


2007 елда Татарстан Республикасында эшли башлаган “Өченче яшь университеты“ проекты  пенсия яшендәге кешеләр арасында  зур хуплау тапты. Бу гади белем бирү проекты гына түгел, монда пенсия яшенә  җиткән кешеләргә  рухи  ярдәм күрсәтү дә, җәмгыятьтә    өлкәннәрне социаль изоляцияләү хәвефен киметү, буыннар арасында үзара аңлашуга ирешү дә мөһим роль уйный. Проектта катнашу өлкән  яшьтәгеләргә үзләрендә ышаныч булдырырга, үзләренең  иҗади сәләтләрен күрсәтергә, тәҗрибәләре белән уртаклашырга, үзләренең  җәмәгать тормышында катнашуларын  тоярга мөмкинлек бирә. Өлкән кешеләрнең аларны өйрәтү процессында өзлексез ниндидер дәлилләр  китерүләре үз мөмкинлекләренең яңа чикләрен  күрергә мөмкинлек  бирәчәк.
Беренче очрашу  Горшково мәдәният йортында китапханәче Л.С. Пасичник белән булып үткән.
“Туган як тарихы“ факультеты  тыңлаучыларын уку  елы башлану белән котлап, әңгәмәне чәй  табыны  артында дәвам иттергәннәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев