Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укытучы Гөлзидә Гарифуллина 20 елдан артык Шахмай мәдрәсәсендә ислам нигезләрен укыта

Ата-ана гаиләсендә ислам традицияләрендә тәрбияләнгән кызга ире Рафыйкның да шундый ук гаиләсенә эләгү насыйп була.

Тумышы белән Гөлзидә Чаллы Башыннан, Шахмай егетенә кияүгә чыга. Ата-ана гаиләсендә ислам традицияләрендә тәрбияләнгән кызга ире Рафыйкның да шундый ук гаиләсенә эләгү насыйп була. 
Гөлзидә Госман кызы Казан педагогия институтының физмат факультетын тәмамлый, Шахмай авылы мәктәбендә информатика һәм технологияне укыта. Үзе сайлаган төгәл фәннәргә карамастан, аны һәрвакыт рухи як җәлеп иткән һәм бервакыт аның ислам нигезләрен тирәнрәк белү теләге туа. 
- Ни өчен мин шулай теләгәнмендер, моны аңлату мөмкин түгел, димәк, Ходай тарафыннандыр, - ди ул. 
Гөлзидә бала чагында әбисенең намаз укуын һәм аны дингә өйрәтүе турында сөйләде. Әнисе Коръәнне гарәпчә укыган. Кияүдә булгач, Гөлзидә китапханәдә гарәп телендәге китапны күреп ала, кызыксына башлый һәм ислам белемен алу теләге туа. Казанда читтән торып укырга мөмкин булган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе барлыгын белә. Ул укырга керә һәм шунда ук җирле мәчеттә балаларга ислам нигезләрен укыта башлый. 
- Мәдрәсәгә балалар зур кызыксыну белән йөри, - ди Гөлзидә, - мин малайларны һәм кызларны өйрәтә башладым. Каенанам белән бергә шөгыльләндек: балаларга бәйрәмнәр, төрле чаралар оештырдык. Иң беренче укучылар инде үзләре дә хәзер әти-әниләр булды. Авылга кайтсалар яисә очрашканда, аларга дөрес юнәлеш, туры юллар күрсәткән өчен рәхмәт белдерәләр. Гөлзидә үзен мәгърифәтчелек эшчәнлегеннән башка күз алдына да китерә алмый. Ул әхлакый һәм Гаилә кодексы нигезләренә, өлкәннәрне, әти-әнине хөрмәт итәргә өйрәтә һәм моны үзенең әхлакый бурычы дип саный. Үз улларын да шул рәвешле тәрбияләгән. 
- Яхшылыкны, югары идеалларны өйрәтүче исламны үзеңә бала чактан сеңдермәсәң, үз максатыңны табу кыен, хаталанырга да мөмкинсең. Ә ислам моннан саклый, - ди ул. – Коръән - ул безнең тормыш юлында инструкция, ул җирдә ничек лаеклы яшәргә, кешеләр, хайваннар, табигать белән ничек аралашырга кирәклеген өйрәтә. Ходай кушканча эш итү һәм минем максатым да, укытучы буларак - шуңа укучыларның күзен ачу. 
Айга бер тапкыр мәдрәсәнең барлык укытучылары, белем бирү программасы, уку уңышлары, планлаштырылган чаралар турында фикер алышу өчен «зур педсовет»ка җыела. Киңәшмәне Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт үткәрә, ул барлык мәдрәсәләрдә дә кураторлык итә. 
Гөлзидә бик тыныч, сөйкемле, тыныч тавышлы хатын-кыз. Аның кебекләрне гел тыңлыйсы гына килә, аның һәр сүзенә ышанасың. Ул үзе турында газетада язуны теләмәде, тик баш тарта алмавын да әйтте, чөнки журналистның да үз эше булуын яхшы аңлый. 


Аның рухи яңарышына йогынты ясаган каенанасы Зәкия Гарифуллинаны районда җирле шагыйрә буларак халык яхшы белә. Зәкия әби шигырьләрне күптән яза һәм аның берничә җыентыгы басылып чыкты.

Килен белән каенана бер түбә астында 30 ел бергә яши инде. Зәкия әби чиратлап Шахмайдагы, яки Яңа Чишмәдәге кызларында еш кунак була. Ә төп йортта Зәкия әбинең уңайлы бүлмәсе 85 яшьлек карчык бүлмәсенә бөтенләй охшамаган, шулкадәр матур, чын мәгънәсендә, иҗади шәхескә зәвык һәм гармония булдырылган. 
Рафыйк ата-ана йортын төзекләндергән. Хуҗа кеше үзе үк дизайнер – бар матурлыкны үз проекты буенча ясаган. Соңгы ремонтны кече улы Рафис үзенең туе алдыннан ике ел элек ясаган. Оста куллы әтиләре ике улын да бар эшкә дә өйрәткән. 
Әлбәттә, бүлмәдә яшәүче һәр кеше аны үз зәвыгы белән бизәргә тырыша. Зәкия әбинең үз эстетикасы һәм матурлыгы бар, яшьләрнең - үзенеке, Гөлзидә белән Рафыйкның да - үзләренчә. Бүлмәләрнең барлык интерьеры җентекләп уйланылган. Күрәсең, бу гаиләнең барлык әгъзалары күңелләре белән чын рәссамнар дисәң дә ялгыш булмастыр. 
Ике улы да шәһәрдә белем ала, әмма туган авылда калырга карар кылалар. Өлкәне Радик институттан соң «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖендә мастер булып эшли, Рафис үз авылындагы бер кызга өйләнә, «Агро-Основа» ҖЧҖдә электрик, ә хатыны Дилә шушы оешма конторасында секретарь булып эшли.

Яшь гаилә әти-әнисе белән яши, әмма Рафис әти-әнисе йорты каршындагы ике катлы өйне төзеп бетерә. Йорт тышкы яктан әзер, эчке эшләре генә калган. Радик «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» факультетын тәмамлаган, шуңа күрә йортны ничек төзү кирәклегенә аны өйрәтергә кирәкми. 
- Проектны икәүләп компьютерда эшләдек, кыш буе утырдык, фикер алыштык, үзгәрешләр керттек, - дип сөйли Гөлзидә. 
Ул үзенең хоббие - тегү, бәйләү турында сөйләде. Корама (кисәкләр) техника ярдәмендә бик тә матур урын-җир әйберләре, сумкалар, башка кирәк-яраклар тегә.

 

 

Гөлзидә ханым үзе һәм аның укучылары тарафыннан технология дәресләрендә ясаган эшләрне дә күрсәтте. Дөрес, мавыгу өчен вакыт әлләни күп түгел, ди ул. 
Гарифуллиннарның җиде сыеры, МЭТләре, берничә дистә баш каз һәм үрдәкләре бар. Сөтне алар тапшыралар, ә итне үзләре өчен дә, туганнарына күчтәнәч итеп тә бирәләр. Хуҗалыкны, нигездә, агрофирма терлекчелегендә эшләүче ире карый. Бу эш аның өчен гадәти эш, Рафыйк сыерларны аппарат белән күпчелек үзе сава, хатын-кызларның өйдә мәшәкатьләре болай да күп булуын аңлый: җыештыру, ашарга әзерләү һ.б., өстәвенә, Гөлзидә кибеттә кичке алтыга кадәр эшли. Шулай булгач, зур хуҗалыкта эш барысына да җитә. Буш вакытларында ир-атларның яраткан шөгыле - балык тоту. 
Гөлзидә мәктәптә 30 ел эшләгән, сентябрь аенда лаеклы ялга чыкканнан соң җирле кибеттә сатучы булып эшли башлый. Ул мәктәптә балалар белән эшләргә бик яраткан, аралашу белән бәйле яңа эше дә ошый аңа.
 - Көн буе бөтен авылдашларыңны күрәсең, барысы белән дә исәнләшәсең, - ди ул. Тик мәктәпне бераз юксынуын да әйтеп куйды Гөлзидә ханым. 


Гаиләдә бәйрәмнәрне, туган көннәрне билгеләп үтәргә яраталар. Аларга кунаклар күп җыела, серванттагы ашханә сервисы һәм кухнядагы зур өстәлне күрү дә шуны аңлата. Рафыйкның кыз туганнары - Ләлә һәм Кадрия, Зәкия әбинең оныклары да еш була, чөнки Рафыйкның өе – ата-ана нигезе. Гаилә өстәлендә төп ризык, әлбәттә, бәлеш. Гөлзидә менә дигән хуҗабикә дә икән әле.


Язмабызны төгәлләп, шуны әйтәсе килә: исән-сау гына булсыннар, Ходай рәхмәтеннән ташламасын.

Чаллы Башы мәчетендә белем алучы Гөлзидә укыткан өлкәннәр төркеме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев