«Үлем кайда сатылганын хәбәр ит»
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЭЭБ хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 14-25 октябрендә «Үлем кайда сатылганын хәбәр ит» дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең 2 этабы уздырыла.
Әлеге чараның максаты - җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда һәм алардан медицинадан тыш файдалануны профилактикалауда катнашуга җәлеп итү, наркотиклар сатуны тәэмин итүче каналларны юкка чыгару, наркотиклар җитештерүне, таратуны һәм куллануны пропагандалаучы интернет-сайтларны һәм затларны ачыклау һәм шулай ук балигъ булмаганнарны җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү фактларын туктату. Райондагы наркотик буенча хәлләр торышына нигездә авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары территориясендә үсә торган кыргый киндер үсемлеге тискәре йогынты ясый. 2024 елда кыргый киндер үсә торган ике урын табылган, соңрак үсентеләр Черемухово һәм Яңа Чишмә АҖ көчләре белән юк ителгән. Табиб билгеләмичә наркотиклар куллану өчен 3 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Наркотикларны законсыз саклаган өчен 2 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, законсыз әйләнештән 34 граммнан артык төрле наркотик матдә алынган.
Наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы нинди дә булса мәгълүматка тап булсагыз, Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлекчәсенә 8(843)4822673 яки 02 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев