"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 1 июньнән 10ына чаклы абунәче ункөнлеге уздырды, ул бик нәтиҗәле үтте. Бу көннәрдә район газетасына язылучылар саны 200 гә якын булган.
Шушы ункөнлектә газетага язылучылар өчен 14 июньдә почтада редакциядән призлар уйнатылды. Эшмәкәрләр Рамил Нуртдинов, Фәнил Саматов, Әлфия Сафонова, Ринат Мохитов чараның химаячеләре булдылар, без аларга моның өчен бик рәхмәтле һәм бизнесларында уңышлар телибез.
Язылган абунәчеләрнең унлабы призлар уйнатырга килгән иде. Красный Октябрь, Әдәмсә, Акъяр, Шахмай авылларыннан, Петропавел Бистәсеннән язылу квитанцияләрен җибәргәннәр.
Приз отучы яңачишмәлеләр: Наҗия Сабирова, Мингаян Мокеева, Гүзәл Мусина, Лидия Темникова һ.б.
- Район газетасына 30 елдан артык язылып киләм, ноктасына чаклы укып барам, - дип сөйли пенсионер Раиса Лазарева. - Газета кызыклы, эчтәлеге бай, райондагы бөтен яңалыкларны газета аша белеп торабыз.
Барлыгы 30 приз уйнатылды, аларны уйнатуда 100 дән артык абунәче катнашты.
Төп приз - электр лобзигын Чаллы Башыннан Ләйсән Мингачева отты. Без аны бүләк оту уңаеннан котлыйбыз.
Газетабызга язылу 28 июньдә төгәлләнә. Кем әле язылырга өлгермәгән, ашыгырга кирәк, сезне почта бүлекчәләрендә көтеп калабыз.
Приз отучыларның башка фотоларын novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Районның торак пунктларыннан приз отучылар: Л.Мингачева (Чаллы Башы), Р. Кадыйрова (Зирекле), И. Шакирова (Чаллы Башы), А.Суворова (Яңа Чишмә, Тынычлык урамы), Р.Әхмәтҗанов (Чертуш), Г.Газизов (Әдәмсә), А.Гарифуллина (Чаллы Башы), Н.Ермолаева (Чуаш Чабаксары), Ф.Бәширова (Акъяр), Р.Хәмзин (Чертуш), А.Ф.Патрикеева (Красный Октябрь), Р. Хамәтшина (Әдәмсә), Р. Хәсәнов (Чертуш), В.И.Холина (Яңа Чишмә, 2нче Яр буе урамы), В.Шәрипов (Чертуш), С.Гирфанов (Акъяр), З.Кәбиров (Акъяр), Л. Борисова (Әдәмсә), М.Шакирова (Акъяр), И.Хөснетдинова (Красный Октябрь).
Призлар редакциядә үз ияләрен көтәләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев