Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ураза бәйрәме белән!

29 март – мөселманнар өчен изге Рамазан ае тәмамлана һәм 30 март - Ураза бәйрәме билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм белән барлык мөселманнарны район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов котлыйлар.

Котлауда бер ай дәвамында мөселманнарның иртәнге намаздан кичке намазга кадәр ураза тотулары, изге гамәлләр кылулары, ифтар, тәравих намазлары үткәрүләре һәм көндәлек намазлар укып рухи яктан баюлары билгеләп үтелә.

«Югары рухи миссияне тормышка ашыруда һәм изге максатларга ирешүдә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Рамазан аеның яхшы башлангычлары мөселманнарның уй-ниятләрендә һәрвакыт дәвам итсен иде», - диелә котлауларда.

Бәйрәм вәгазьләре һәм гает намазлары 30 мартта районның барлык мәчетләрендә иртәнге сәгать 6 да узачак (Акбүре һәм Сөлчәбаш мәчетләрендә гает намазы 5:40 та укылачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев