Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Утяшкино: авылның киләчәге бар

Тарихи белешмә
Утяшкино авылы Кичү елгасы буена урнашкан, аңа 1740нчы елларда Шыгырдан авылыннан күчеп утыручылар нигез салган. Революциягә чаклы чыганакларда авыл Кичү Адамча буларак искә алына. 1860нчы елларга чаклы халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Алар игенчелек, терлек үрчетү, сәүдә, аучылык, балыкчылык кәсебе белән шөгыльләнгәннәр. XX гасыр башында Татар Әдәмсәсендә манаралы мәчет, тегермән, 9 вак лавка булган.
1782 елда авылда 110 ир-ат, 1859 елда - 1333 ир-ат исәпләнә. 1897 елда халык саны 2536га җитә, иң күбе 1920 елда теркәлгән - 2909 кеше. 1926 елда кими башлый - 1922 гә, 1938 елда 577-гә кала. 60нчы елларга чаклы шул чама тора, 1970нче еллардан ул арта башлый - 1272 кеше исәпләнә. 70 нче еллар башында тагын кимүгә бара: 1979 елда - 971 кеше теркәлгән. 1989 елдан башлап бүгенгесе көнгә чаклы бу сан 700дән артык тора. Хәзер биредә 674 кеше яши.
Авылның килеп чыгуы турында легенда яши. XVIII гасыр башында бу урыннарны Адамча атлы урманчы охшатып йөргән.Озак та үтми Утяш атлы качак крепостной крестьян күршедәш - яллы хезмәтче булырга үтенеп мөрәҗәгать иткән. Урман каравылчысы үлгәч гаиләдә Утяш баш булып калган. Традицияне саклап, Адамча ыруы үз авылын бабалары хөрмәтенә Адамча дип, ә крестьян нәселе үзе яшәгән җирне Утяшкино дип атый.
Соңрак ике өлештән: Татар Утяшкиносы һәм Урыс Утяшкиносыннан торган зур авыл булып оеша.
1921 һәм 1928 елны чыккан янгыннарда авылның күп йорты яна. Шунлыктан авыл халкы яңа урынга күчеп утыра башлый. Шулай итеп, үзәк авылның тирә ягында аерым йортлар пәйда була (беренче Адамча поселогы хөрмәтенә аларны Адамча, Пещерка, Кыерлы, Бакташ дип йөртәләр).
Хәзер алардан бары Бакташ кына калган. Башка өч поселок халкы 70нче еллар азагында Утяшкинога күченеп беткән, кемдер Түбән Камага, Яр Чаллыга киткән.
Авыл тарихы
буенча даталар һәм фактлар
Бөек Ватан сугышы елларында авылдан 280 ир-ат фронтка китә, 155-е яу кырларында ятып кала.
1949 елны Утяшкинода беренче сигезьеллык мәктәп ачыла. 1963 елны Бакташта һәм Пещеркада башлангыч мәктәп бинасы, Утяшкинода суэтем башнясы төзелә, урамнарга суүткәргеч салына.
1966 елны кирпечтән сельмаг һәм авыл Советы өчен биш почмаклы йорт салына. Кирпечтән 8 еллык яңа мәктәп бинасы төзелә, ул 240 укучыга исәпләнә. Авылда стационар кино күрсәтү җайланмасы, китапханәсе, уку залы булган клуб та бар.
80нче еллар башында Утяшкино территориясендә нефть чыгарыла башлый, халык өчен яңа эш урыннары пәйда була. 1986 елны җайлаштырылган панель бинада балалар бакчасы ачыла - катнаш төркем 20 балага исәпләнә. 2004 елны балалар бакчасы реставрацияләнгән, уңайлыклары булган бинага күченә.
1987 елны кирпечтән 2 катлы клуб төзелә, анда спорт залы да урнаша, хәзер клубтан кала биредә китапханә, АҖ башкарма комитеты, элемтә бүлеге дә эшли.
1994 елны кирпечтән, 264 балага исәпләнгән 2 катлы урта мәктәп бинасы төзелә.
1994 елны Утяшкино авылына, 1997 елны Бакташ поселогына газ кертелә башлый, хәзергесе вакытта барлык йортларга да газ кертелгән.
30нчы елларда җирле колхоз Карл Маркс исемен йөртә, аннан Калинин исемен ала. 90нчы еллар башында Утяшкино СПК, 2004 елдан "Татарстан Агрофирмасы" ҖЧҖ бүлекчәсе, хәзер "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы бүлекчәсе булып санала.
Бүгенге Утяшкино
Авыл җирлегенең икътисадын үстерүче төп нигез булып "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Утяшкино бүлекчәсе, нефть оешмалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тора. Күптән түгел басылган "Әдәмсәлеләр авыл җирлеге үсешенә йомгак ясадылар" дип аталган язмада бүгенгесе көндә АҖ икътисады турында тәфсилләп язылган. Исегезгә төшерәбез, хезмәткә яраклы халык - 354 кеше, шуларның 55-е муниципаль учреждениеләрдә, 35-е - мәгариф, 71-е авыл хуҗалыгында, 69-сы - нефть оешмаларында, 36-сы районнан читкә китеп эшли. Пенсионерлар - 246 кеше, 7 яшьтән 17 яшькә чаклы яшьләр - 108 кеше, авылда ике сугыш ветераны - Камил Мингаз улы Фәттахов һәм Александр Иванович Майоров яши.
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы бүлекчәсе үгезләр симертү (2016 елны 1810 ц ит җитештерелгән), үсемлекчелек (быелгы уңыш - 47420 ц) белән шөгыльләнә, мехмастерское (26 берәмлек техника), ындыр табагы бар. Бүлекчә (Әдһәм Сибгатуллин - директор) ел саен югары икътисадый күрсәткечләргә ирешә.
Авыл халкы, пенсия яшендәгеләр дә, гаҗәеп эшчән кешеләр: шунлыктан АҖ-дә мал-туар саны тотрыклы, сарыклар, кәҗәләр, кош-корт саны арта да тора. 2016 елны шәхси хуҗалыклардан 290 тонна сөт, 50 баш МЭТ ите сатып алынган. АҖ-дә бер КФХ эшли. Әйбәт хезмәт хакы һәм ШЯХ-тан алган табыш авыл халкына йортларын төзекләндерергә: өй түбәләрен, коймаларын алыштырырга, транспорт сатып алырга мөмкинлек бирә. 242 йортта 130 җиңел автомобиль, 8 йөк машинасы, 30 трактор исәпләнә.
Кызганычка каршы, кешеләр ШЯХ-га ярдәм итү программаларыннан теләп файдаланмыйлар, гәрчә мал-туарны күпләп асрасалар да, дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова. - Бар да хәлле яши, үз хуҗалыкларын үзләре тарталар. Хәер, быел ике хуҗалык сөт мини фермасы төзүгә заявка бирде үзе. Ярдәм аласыларына өметләнәбез.
Үзебезгә үзебез
булышмасак, кем
булышыр?
Ике өлештән торган авыл хәзер Татар Әдәмсәсенә әверелде. Монда татарлар 487 , ә руслар - 190, башка милләттәгеләр 7 кеше. Җирле татарлар, күрше авыл халкы мишәрчә сөйләшкәндә, казан диалектында сөйләшәләр. Һәм берүк вакытта русча да шәп беләләр, ә руслар исә, үз чиратларында, татарча сөйли белмәсәләр дә, яхшы аңлыйлар.
- Бездә халык бу планда укымышлы, - дип мактады авылдашларын Любовь Котова. - Төрле милләт халкы бик тә тату яши.
- Бер гаилә кебек яшибез, - дип аның сүзен раслады җирле эшмәкәр Зөфәр Сатдаров, - бер-берсен монда яхшы беләләр, без барыбыз да дуслар.
Сүз кабат әдәмсәлеләрнең гадәтләре турында иде: бары үзеңә генә өметләнергә һәм максатыңа үз көчең белән ирешергә.
- Кемгәдер бурычлы булып калудан куркып, алар сорамыйлар да, таләп тә итмиләр - шундый тәрбия алганнар, - диде Любовь Котова. Бу исә яхшы сыйфаттырмы, әллә кимчелекме, Любовь Степановна үзе дә белми.
Үзләрен борчыган сорауларны җыеннарда күтәрергә батырчылык итмәүләре - кимчелектер.
Ә яхшы яклары шунда ки, халык акчасына мөселман зиратына яңа койма ясалган: үзләре материаллар сатып алганнар, үзләре эшләгәннәр дә. Бу эшне оештыручы һәм рухландыручы кеше - авылның инвалидлар Советы рәисе Гыйльман абый Газизов. 2014 елда мәчеткә дәресләргә йөрүче авыл активистлары халыкка мөрәҗәгать иткәннәр һәм алар ярдәме белән мәчет эченә косметик ремонт ясаганнар, пәрдәләр сатып алганнар. Бәлки вәгъдәләргә ышанып арыганга күрә халык үзе эшли торгандыр? "Әгәр үзебезгә үзебез булышмасак, безгә кем ярдәм итәр?" - дип исәпли Зөфәр Сатдаров үзе дә. Ул һәм ШЭ Ришат Ситдыйков, башка эшмәкәрләр кебек үк, авыл чараларын үткәрүдә авыл җирлегенә ярдәм итәләр.
Любовь Степановна авыл халкы арасыннан АҖ-не төзекләндерүдә ярдәм итүче "җирле Кулибин" Исрафилов Рәмискә, урам яктырткычларына хезмәт күрсәтүче Главнов Валерийга , августан бирле суэтем башня насосының эшен күзәтеп торучы (бушлай) Горюшин Николайга, Горюшин Алексейга һәм Глонягин Иванга рәхмәт белдерә.
Чишмәне төзекләндергәннәре өчен нефтьчеләргә дә рәхмәтле ул, алар кирәк булганда урамнарны кышын кардан да чистарталар. Килешү исә "Сөт иле" ҖЧҖ филиалы белән төзелгән, тик эш күләме зур булганга, алар чистартып өлгерә алмыйлар. "Чиста су" программасы АҖ-дә 2015 елдан бирле эшли, әмма су белән тәэмин итүдә җаваплы ШЭ юк. - Чүп-чарларны чыгару һәм утильләштерү, чүп ташлау урыннарындагы торыш мине бик тә борчый. Хезмәт күрсәтүче оешма юк, чүплек урынына (свалкага) халык үзе илтә һәм тиешле кагыйдәләр һәрчак үтәлми, - дип борчыла Любовь Степановна. - Чүп-чар буенча да, су белән булган проблеманы ШЭ оештырып кына хәл итеп булачак. Урамга арба куйсыннар иде дә, тулгач, алып китеп түгәрләр иде, - ди халык.
- Үзәк урам төзекләндерүгә мохтаҗ, 90нчы еллар башында аның асфальт түшәлгән катламы бар иде. Әмма 25 ел эчендә урамның мәктәптән алып мөселман зиратына кадәр булган өлеше тулысынча таушалды һәм халык тарафыннан гадел тәнкыйть сүзләре тудыра, - дип дәвам итә АҖ башлыгы. - Урам Главтатдортранс ГКУ балансында тора, шуңа күрә без аның белән берни дә эшли алмыйбыз, республика программалары белән дә, үзара салым буенча да. Юллар, әлбәттә, зур проблемаларның берсе. Язга Яшел һәм Болын урамнарын тәртипкә китерәчәкбез. Бакташ халкы һаман аерылып кала бирә, чөнки аңа кадәр юл төзүне 2016 елда федераль бюджет финансламады. Кичү елгасы аша күперчек бар барын, тик анда җәяүләп кенә барып була, урау юл - 4,5 км, шуңа күрә юлсызлык аркасында, бигрәк тә кышын һәм көзен халык бик тә интегә.
Бакташ
Авылда нибары 24 йорт, анда 35 кеше яши, шуларның 31 - пенсионерлар: 22 се - 60 яшьтән узган һәм 7 се - 50дән 60 яшькә чаклылар. 12 йортта - берәр (шул исәптә 2се - Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары), 9 йортта - икешәр пенсионер яши. 18 йортта - сезонлы яшиләр.
Эшкә яраклы халык - 3, алары да авылдан читтә эшлиләр. Шуңа да карамастан, авылда 27 баш МЭТ исәпләнә, шул исәптә 5 сыер, 159 - сарык һәм 1 кәҗә. Үткән елда 10 яңа урам яктырткычы урнаштырылган, 2017 елда Кояшлы урамына вак таш - комлы катнашма җәелгән. Авылда су торбалар буйлап һәр йортка чишмәдән килә. 2013 елда бакташлылар аны үз көчләре белән төзекләндергән.
(Ахыры бар)
2015 һәм 2016 елларда традицион Сабан туеннан тыш монда Авыл көне дә үткәргәннәр. Автолавка белән Акъярдан эшмәкәр килә. Әдәмсәнең хат ташучысы үз машинасында почта һәм азык-төлекләр алып килә, ә ФАП хезмәткәрләре авыраган кеше янына киләләр һәм ике атнага бер тапкыр график буенча патронажга баралар.
(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X